tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфалыларны Мөселман зиратын җыештырырга чакыралар
Уфалыларны Мөселман зиратын җыештырырга чакыралар

Уфалыларны Мөселман зиратын җыештырырга чакыралар

Бу шимбәдә, 18 майда, сәгать 12дә Уфа Мөселман зиратында күренекле Ислам эшлеклеләре каберен җыештыру буенча акция узачак. Бу хакта җәмәгать эшлеклесе Эльза Мәүлимшина хәбәр итте.

Сүз мөфтиләр Габдессәлам хәзрәт Габдрәхимов, Ризаэтдин хәзрәт Фәхретдин, Уфаның беренче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы, “Госмания” мәдрәсәсенә нигез салучы ахун Хәйрулла хәзрәт Госманов, башка билгеле дин әһелләре һәм аларның гаилә әгъзаларының каберләре турында бара.

Акция Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте, Русия Ислам университеты, Уфа мәчетләре имамнары һәм актив шәһәр халкы ярдәме белән үткәрелә. Зиратта чардуганнарның буяуларны яңарту, коелган яфракларны һәм чүп-чарны җыю, чәчәк үсентеләре утырту планлаштырыла.

— Барлык теләүчеләрне зиратны төзекләндерү акциясендә катнашырга чакырабыз. Аның барышында Мөселман зиратында җирләнгән барлык күренекле шәхесләр турында сөйләячәкбез, — ди Эльза Мәүлимшина.

Зиратның адресы: Уфа шәһәре, Алтай урамы, 19, “Телеүзәк” артында.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*