tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә театр фестивале гөрли
Ульяновск өлкәсендә театр фестивале гөрли

Ульяновск өлкәсендә театр фестивале гөрли

Борынгы Сембер-Ульяновск төбәге татар театр сәнгатенә байтак кына танылган сәхнә осталарын биргән як. СССРның һәм РСФСРның халык артисты Габдулла Шамуков, татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе , Татарстан АССРның атказанган артисты Барый Тарханов шуларның берничәсе генә. Бүген анда гомер итүче кан-кардәшләребез данлыклы якташларының исемнәрен мәңгеләштерү буенча күпкырлы эзлекле эш алып баралар. Алар турында китаплар чыгару, шәһәр урамнарына аларның исемнәрен кушу, иҗатларын өйрәнү буенча фәнни-гамәли конференцияләр, укулар уздыру җирле автономиянең һәрчак еллык эш планына кертелгән чаралар.

26 нчы гыйнварда өлкәнең татар мәдәният Үзәгендә Барый Тарханов исемендәге татар халык театрларының бишенче төбәкара Фестивале ачылды. Ульяновск татар автономиясе төбәк тарихын өйрәнүгә, анда яшәгән шәхесләрнең тормыш һәм иҗат юлларын өйрәнүгә зур игътибар бирә. Аның үтенече буенча моннан берничә ел элек Ульяновск шәһәренең яңа бер урамына Татарстанның атказанган артисты Барый Тарханов исеме бирелде, аның исемен татар мәдәният үзәгендә эшләүче татар халык театры да зур горурлык белән йөртә. Узган ел азагында гына татар җәмәгатьчелеге тырышлыгы белән өлкәнең Чардаклы районында туып-үскән СССРның һәм РСФСРның халык артисты, язучы һәм тәрҗемәче Габдулла Шамуков турында саллы гына китап басылып чыкты.

Ә фестиваль кысаларында Үзәкнең икенче катында “Тормышның бер мизгеле” дигән фотокүргәзмә ачылды. Әлеге фотоларда биш ел дәвамында бу фестивальдә катнашкан коллективлар куйган спектакльләрдән күренешләр сүрәтләнгән.
Быелгы Фестивальгә Идел буе төбәкләреннән тугыз спектакль тәкъдим ителгән.

Фестиваль программасына кергән спектакльләрнең географиясе сыман, жанры да төрле.Үзешчән коллективлар яшь авторлар белән бергә татар драматургиясе классиклары әсәрләрен дә алганнар. Быелгы фестивальгә Ульяновск шәһәренең ике коллективы зур уңыш белән килде. Узган ел азагында татар мәдәният үзәге һәм “Киндяковка” мәдәният сараеның татар театр коллективлары Казанда узган “Идел-йорт” Бөтенроссия конкурсында катнашып лауреат исеменә дә лаек булдылар.

Быелгы фестивальне ачуны “Нур” театрына тапшырганнар. Алар тамашачы хөкеменә Айгөл Әхмәтгалиеваның “Син бит минем бер генә…” спектаклен тәкъдим итәләр.

 Рамис Сафин 
Ульяновск өлкәсе

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*