tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәт журналистлар өчен “Динем – Ислам, милләтем – татар” дип исемләнгән конкурс игълан итә
Нәзарәт журналистлар өчен “Динем – Ислам, милләтем – татар” дип исемләнгән конкурс игълан итә

Нәзарәт журналистлар өчен “Динем – Ислам, милләтем – татар” дип исемләнгән конкурс игълан итә

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте журналистлар өчен традицион иҗади конкурс игълан итә. Быелгы бәйгенең темасы – «Динем – Ислам, милләтем – татар».

Конкурс җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын Татарстанда игълан ителгән Туган тел елына, татар телен саклау, үстерү һәм өйрәнү мәсьәләләренә, шулай ук милли үзенчәлекләрне саклауда Исламның роленә җәлеп итү өчен үткәрелә. Шулай итеп, оештыручылар журналистларны татар милләте вәкилләрендә милли үзаң тәрбияләргә, аларны туган телне һәм Ислам кыйммәтләрен өйрәнүгә өндәргә чакыра.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, бирелгән тема кысаларында 4 номинациядә иң яхшы иҗат эшләре ачыкланачак: «Иң яхшы телевизион материал», «Иң яхшы радиорепортаж», «Матбугат чараларында иң яхшы мәкалә», «Иң яхшы интернет-язма». Һәр номинация буенча бер җиңүче һәм призерлар (II, III урыннар) билгеләнәчәк –  аларга дипломнар һәм АКЧАЛАТА БҮЛӘКЛӘР тапшырылачак:

– I урын – 50 000 сум,

– II урын – 40 000 сум,

– III урын – 30 000 сум.

Конкурска татар яки рус телләрендә язылган журналист материаллары кабул ителә. Материаллар 2020нче елның 15нче февраленнән 30нчы сентябренә кадәр дөнья күргән булырга тиеш. Бер автор берничә номинация буенча катнаша ала.

Конкурста катнашу өчен гаризалар һәм материаллар 2020нче елның 30нчы сентябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Тукай урамы, 38, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 237-59-39.​

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*