tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Утыз Имәни” мәчете манараларына ай куелды
“Утыз Имәни” мәчете манараларына ай куелды

“Утыз Имәни” мәчете манараларына ай куелды

Казанның Имәнлек һәм Зорге урамнары киселешендә төзелгән “Утыз Имәни” мәчете манараларына ай куелды. Бөек мәгърифәтченең исеме бирелгән әлеге Аллаһ йортына нигез 2018 елның җәендә салынган. Бүген мәчетнең төзелеш эшләре 60 процентка үтәлгән. Мәчет ишекләре киләсе елның җәенә ачылыр, дип ниятләнелә.

Мәчет мәхәләсенең рәисе, аның икенче имамы Гарәфи Кәримов сүзләренчә, 1 000 кеше сыйдырышлы гыйбадәт йорты Казанда иң зур мәчет булачак.

– Аллаһ булышлыгы белән эшләребез уң бара. Мәчет төзелешенә ярдәм кулы сузучылар шактый, аларны безгә Раббыбыз Үзе җибәрә.  Аллаһы Тәгалә, мәчет төзелешенә ярдәм итүчеләргә зур әҗер-саваплар бирермен, дигән. Бу бик зур савап. Эшмәкәрләр дә, мәхәллә халкы да, пенсионерлар да сәдака китерә. Биектау районының Дөбьяз авылыннан 88 яшьлек Наил Хәмитов дигән пенсионер бабай килеп йөри. Килгән саен 30-50шәр мең сум акча алып килә. Җәй буе бакчасында кыяр, помидор, бәрәңге үстереп, аларны саткан акчаны сәдака итеп китерә ул.

Разиф Галимов дигән кеше 2 миллион сумнан артык акча белән ярдәм итте. 29 яшьлек егет тә шуның кадәр сәдака бирде. Тамчыдан күл җыела дигән кебек, сәдака итеп бирелгән 50-100 сумнан да зур сумма җыела. Аларга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте ирешсә иде. Бервакыт 6 һәм 8 яшьлек оныкларым, бу мәчет кем акчасына төзелә, дип сорады. Безнең кебек гадәти кешеләр акчасына дигәч, копилкаларындагы 200 сум акчаны миңа мәчет төзелешенә дип китереп бирделәр. Аллаһ шушы эшнең нәтиҗәсен күрергә, үземә дә, балаларым белән оныкларыма да, мәхәллә халкына да шушы мәчеттә сәҗдә кылырга, намаз укырга насыйп итсә иде, – ди ул.

Мәчет манараларына ай куелу чарасына килгән Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе, Кабан арты мәчете имам хатибы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, шушы иман йортында җәмәгать намазларын укып, аның төзелешенә өлеш керткән кан-кардәшләргә мәчеттә укылган намаз, Коръән аятьләре саен әҗер-саваплары килеп торсын иде, дигән теләкләрен җиткерде.

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин мәчет төзү эшендә авырлыклар күп булуын ассызыклап, хәзрәтләргә һәм төзүчеләргә сәламәтлек теләде, дәвамлы эшләрен күрергә насыйп булсын иде, диде.

Дилбәр Гарифуллина

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*