tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгендә булды
Васил Шәйхразиев Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгендә булды

Васил Шәйхразиев Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгендә булды

Үзбәкстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгендә булды. Ул Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дустанә элемтәләр комитеты бинасында урнашкан. Быел биредә ремонт эшләре башкарылды.

Васил Шәйхрәзиев, кабинетны караганнан соң, Үзәккә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай сурәте төшерелгән сәгать бүләк итте. Сәгатьне шунда ук Кабинетның диварына урнаштырдылар.

Үзәк Үзбәк дәүләт физик культура институты проректоры Нәбиуллин Ришат Хисмәтулла улы җитәкчелегендә эшли. Республика мәдәният үзәге, дәүләт органы буларак, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятен үстерүгә һәртөрле ярдәм күрсәтә.

Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең төп эш юнәлешләре:

  1. әдәби-тарихи һәм редакция эшчәнлеге;
  2. туган телне өйрәтү;
  3. радио һәм телевидение;
  4. яшьләр арасында мәдәни-массакүләм эш;
  5. иҗади мәдәни-массакүләм эш;
  6. хәйрия эшчәнлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*