tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Өч мәчетле, ике татар балалар бакчалы Урмай шаккаттыра
Өч мәчетле, ике татар балалар бакчалы Урмай шаккаттыра

Өч мәчетле, ике татар балалар бакчалы Урмай шаккаттыра

Татар басма матбугаты баш мөхәррирләренең икенче тукталышы – Урмай авылы. Биредә 3 меңнән артык кеше яши. Авылда 3 мәчет, 2 балалар бакчасы эшләп тора. 150 еллык тарихы булган мәктәп тә укучыларга әле дә үз ишекләрен ача!

Авылда халык зур йортлар төзеп, матур тормыш итә. Үз көннәрен үзләре күрәләр. Йортларның һәр кайсы аерым сәнгать әсәре сыман. Архитекторлары да үзләренеке – оста куллы Дамир Камәртдинов.

Урмайда 40 еллык тарихы булган “Мишәр” фольклор ансамбле дә эшләп килә. Аның җитәкчесе – Чувашия татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов. Ансамбль биредә җыелышкан кунакларны борынгы мишәр җырлары һәм биюләре белән таныштырды.

Шулай ук, казанлылар яңа ачылган “Ләйсән” татар балалар бакчасы белән дә танышты. Билгеле булганча, авылда демографик проблема юк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*