tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ташкентта Урта Азия Сабан туен уздырырга ниятлиләр
Ташкентта Урта Азия Сабан туен уздырырга ниятлиләр

Ташкентта Урта Азия Сабан туен уздырырга ниятлиләр

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Үзбәкстан Республикасындагы эш программасы дәвам итә. Бүген ул Ташкент шәһәрендә “Сабантуй” бәйрәмен уздыру урынын карады.

Чит илләрдә уздырылучы Сабантуйлар арасында Ташкентта үтә торганы иң масштаблысы – милли бәйрәмдә 50000 кеше катнаша. Киләсе елда Ташкент Сабантуйга бөтен Урта Азия илләреннән кунакларны кабул итәргә җыена.

2020 елда Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге 30-еллык юбилеен бәйрәм итәчәк. 7 июнь көнне ТАССРның 100 еллыгына һәм үзәкнең юбилеена багышлап Урта Азия Сабан туен уздырырга ниятлиләр. Милли бәйрәмгә Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан һ.б. илләрдән милләттәшләребезне җыю күздә тотыла.

Бәйрәм Мирзо Улугбек исемендәге Үзәк мәдәният паркында оештырылыр дип планлаштырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*