tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Төмән шәһәренең федераль нейрохирургия үзәге эше белән танышты
Васил Шәйхразиев Төмән шәһәренең федераль нейрохирургия үзәге эше белән танышты

Васил Шәйхразиев Төмән шәһәренең федераль нейрохирургия үзәге эше белән танышты

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев эш сәфәре белән Төмән өлкәсенә килде. Бүген, Бөтендөнья татар эшкуарлары Ассоциациясенең күчмә утырышы кысаларында,  Төмән шәһәренең федераль нейрохирургия үзәгенә бару оештырылды.   Чарада катнашучылар өчен медицина учреждениесе буенча экскурсия уздырдылар. Үзәкнең баш табибы, РФ атказанган табибы Альберт Суфианов үзәктә ирешелгән уңышлар турында сөйләде, заманча җиһазларны, авырулар өчен тудырылган шартларны күрсәтте.

Төмән шәһәрендәге федераль нейрохирургия үзәге 2011 елда оештырылган. Бүген биредә елына 4000 мең уникаль операция ясала. Үзәк иң алдынгы медицина чаралары белән җиһазландырылган. Бүгенге көндә бу дөньяның әйдәп баручы үзәкләренең берсе.

Профессор Альберт Суфианов шулай ук нейрохирургия үзәге эшендә актив кулланыла торган 3D технологияләр турында сөйләде. Ул операцияләрне 3D режимда алып бара һәм федераль үзәк белгечләрен бу технологияләргә өйрәтә. Федераль нейрохирургия үзәге кечкенә балалар өчен операцияләр саны буенча лидер. 2018 елның июнендә профессор Суфианов ана карырында булган балага операция ясаган.

Бүген Васил Шәйхразиев шулай ук Төмән өлкәсе Губернаторы Александр Моор белән очрашачак. Кич белән ул «Себернең Алтын капкасы» концерт – бию залында оештырылган «Себер йолдызы – Татар егете-2018» традицион бәйгесенең финалында катнашачак.

Иртәгә Васил Шәйхразиев Төмән шәһәренең Татар мәдәният үзәгенә барыр һәм татар эшкуарларына ярдәм итү Бөтендөнья ассоциациясе утырышында катнашыр дип планлаштырыла.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*