Свердловск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Екатеринбург шәһәренең Татар бистәсе буйлап экскурсия ясады.
Экскурсиянең беренче ноктасы «Агафуровлар йорты» музее булды. 1896-1898 елларда төзелгән агач йорт бертуган Агафуровлар — Камалетдин, Зәйнетдин һәм Кашафетдин Агафуровлар — XIX гасыр миллионерлары кулында булган. Озак еллар дәвамында особняк реставрациядә иде. 2016 елда биредә «Агафуровлар йорты» музее ачылды.
Бүген музей үз фондын тулыландырды: Васил Шәйхразыев «Агафуровлар йорты»на «ТАССРның 100 еллыгы» сәгатен тапшырды.
Экскурсиянең икенче ноктасы Свердловск өлкәсе милләтара китапханәсе булды. Китапханәнең визит карточкасы — Россия халыклары телләрендә әдәбиятның гаять зур һәм кабатланмас фонды, шулай ук бу халыкларның этногенезына, тарихына, көнкүрешенә, мәдәниятенә һәм әдәбиятына багышланган документлар.
Билгеле булганча, китапханәдә барлыгы 5 мең татар китабы бар. Милли оешмаларның кайбер чаралары да биредә уза.
Татар бистәсе белән танышу азагында Васил Шәйхразыев китапханәгә «Татар тарихы»ның 7 томлыгын бүләк итте.
Илүзә Әбелханова