tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев: “ТАССР юбилеена багышлап 14 мең чара уздырылды”
Васил Шәйхразыев: “ТАССР юбилеена багышлап 14 мең чара уздырылды”

Васил Шәйхразыев: “ТАССР юбилеена багышлап 14 мең чара уздырылды”

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Свердловск өлкәсендә. Биредә ул Екатеринбург шәһәренең Татар мәдәни үзәге офисы белән танышты һәм Свердловск өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырылган “Төбәкнең мәдәни-тарихи байлыгы буларак, Россия халыклары гореф-гадәтләре күптөрлелеге” дип исемләнгән конференциядә катнашты.


Милли Шура рәисе конференция катнашучыларын сәламләп бүген Свердловск өлкәсендә ТАССРның 100 еллыгын йомгаклау чаралары узачагын әйтте. “Татарстанда һәм аннан читтә ТАССР юбилеена багышлап гомумән 14 мең чара уздырылды. Әлеге чаралар арасында иң зурысы 29 августта узган “Милләт җыены” булды һәм анда “Татарлар. Гамәл стратегиясе” кабул ителде”, – дип ассызыклады Татарстан Вице-премьеры. Шулай ук Васил Шәйхразыев Милли Шура әгъзалары тарафыннан киләсе елны “Татар халкының бердәмлек елы” дип игълан ителүе турында, 2022нче елда Идел Болгары дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын зурлап үткәрәчәкләре турында да сөйләде.


Үзенең чыгышында Милли Шура рәисе 2021 елда узачак Бөтенроссия халык санын алу чарасында да актив катнашырга чакырды. Татарстанның читтәге татар оешмаларына ярдәм итү буенча алып барылган эшләре турында да ассызыклап узды. Яңа гына 10 миллион сумлык грант бүлеп бирелүен, киләсе елның 1нче кварталыннан оешмаларга грантлар бүленәчәген әйтте.

Конференциядә шулай ук Свердловск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Артур Мөхетдинов, Свердловск өлкәсенең Эчке сәясәт департаменты директоры Антон Третьяков, Свердловск өлкәсенең Законнар чыгару җыелышы депутаты Вячеслав Вегнер һәм башка рәсми затлар катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*