tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Екатеринбургта Агафуровлар йортында булды
Милли Шура рәисе Екатеринбургта Агафуровлар йортында булды

Милли Шура рәисе Екатеринбургта Агафуровлар йортында булды

Свердловск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Екатеринбург шәһәренең Татар бистәсе буйлап экскурсия ясады.

Экскурсиянең беренче ноктасы “Агафуровлар йорты” музее булды. 1896-1898 елларда төзелгән агач йорт бертуган Агафуровлар – Камалетдин, Зәйнетдин һәм Кашафетдин Агафуровлар – XIX гасыр миллионерлары кулында булган. Озак еллар дәвамында особняк реставрациядә иде. 2016 елда биредә “Агафуровлар йорты” музее ачылды.

Бүген музей үз фондын тулыландырды: Васил Шәйхразыев “Агафуровлар йорты”на “ТАССРның 100 еллыгы” сәгатен тапшырды.

Экскурсиянең икенче ноктасы Свердловск өлкәсе милләтара китапханәсе булды. Китапханәнең визит карточкасы – Россия халыклары телләрендә әдәбиятның гаять зур һәм кабатланмас фонды, шулай ук бу халыкларның этногенезына, тарихына, көнкүрешенә, мәдәниятенә һәм әдәбиятына багышланган документлар.

Билгеле булганча, китапханәдә барлыгы 5 мең татар китабы бар. Милли оешмаларның кайбер чаралары да биредә уза.

Татар бистәсе белән танышу азагында Васил Шәйхразыев китапханәгә “Татар тарихы”ның 7 томлыгын бүләк итте.

Илүзә Әбелханова