tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Әлки районында булды
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Әлки районында булды

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Әлки районында булды

Бүген Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Әлки районында булды. Аны Әлки районы башлыгы Александр Никошин каршы алды.

Татар Әхмәте авылында Милли шура рәисе Фәнис Бакиров крестьян-фермерлык хуҗалыгы белән танышты.

Әлки районының Иске Матак авылында исә бүген  фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды. Авыл халкы өчен сөенечле вакыйга шулай ук Васил Шәйхразыев катнашында узды.

Әлки муниципаль районына эш сәфәрен Васил Шәйхразыев татар теле укытучылары, авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук гимназия педагогик коллективы белән очрашып төгәлләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*