tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ышанычлы адымнар белән
Ышанычлы адымнар белән

Ышанычлы адымнар белән

Быел Казанда ТАССРның 100 еллыгын һәм Республика көнен бәйрәм итү кысаларында бик күп чаралар уздырылды. Иң мөһим вакыйгаларның берсе  – 29-30 августта үткән Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының киңәйтелгән утырышы булды. Чарага Россиянең татар җәмәгатьчелеге һәм кайбер чит ил  вәкилләре чакырылган иде. Форум эшендә Самара өлкәсе делегатлары да катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы, региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте пре­зиденты Фәхретдин Ка­нюкаев утырыш турында тәэсирләре белән уртаклашты.

– Форум, һәрвакыттагыча, югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Коронавирус йоктыру куркынычы булу сәбәпле,  форумда катнашучылар саны чикләнгән иде. Самара өлкәсеннән дә бу чарага 18 кеше барырга тиеш булса да бары тик 6 делегат кына катнаша алды. Бу – өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, “Як­тылык” татар мәктәбе дирек­торы Радик Газизов, Сызран шәһәренең милли-­мәдәни автономиясе рәисе Ри­над Шәрәфетдинов,  региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте пре­зиденты урынбасары Минәхмәт Хәлиуллов, Ка­мышлы районы баш­лыгы Рафаэль Баһаутдинов һәм мин.

Утырыш эшенең нигезенә «Милләт Җыены» делегатлары  тарафыннан кабул ителгән Татар халкының үсеш стратегиясе, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Татарлар: традицияләргә тугрылык, киләчәккә ышаныч» дигән мәкаләсе куелган иде. Делегатларның чыгышларында гомуми глобальләшү шартларында татар милләтенең һәм мәдәниятенең асылын, татар дөньясының бердәмлеген саклап калу, татар милләтенең башка халыклар культурасы эчендә эреп югалуынакаршы тору турындагы мәсьәләр яңграды. Татарларның көчле эчке ресурска ия булуы, моның төрле янауларга каршы торырга һәм алга барырга мөмкинлек бирүе дә ассызыкланды, – дип сөйләде  Фәхретдин Бәдретдин улы.

Ә форумда кабул ителгән татар җәмәгатьчелеге эшчәнлегенең конкрет юнәлешләре турындагы сорауга ул болай дип җавап бирде:

–  Бүгенге буын бай тарихи-мәдәни мирас калдырган, милләтебезне һәм милли үзенчәлегебезне саклап калу юлында зур казанышларга ия булган ата-бабаларыбыз, шулай ук киләчәк буыннар алдында зур җаваплылык тота. Шуннан чыгып, татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлегенең төп юнәлешләре кабул ителде. Менә аларның кайберләре:

 – Төбәкләрдә татар иҗтимагый оешмалары вәкилләрен берләштерүче Совет (шура) булдыру. Самара өлкәсендә берничә татар милли-мәдәни оешмасы үз эшчәнлеген алып бара. Аларның максатлары уртак — татар телен, тарихын, мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрен саклау буенча эш алып бару. Тик, кызганычка, аларның кайберләре аерым эшчәнлек алып бара. Без бу мәсьәлә өстендә эшлибез.

Шулай ук татарларның башка халыклар белән дус һәм тату яшәвен тәэмин итүгә, уртак мәдәни кыйммәтләр нигезендә татар дөньясының бердәмлеген ныгытуга юнәлдерелгән проектларга ярдәм итү һәм башкалар.

– Татар телен саклау һәм үстерү. Резолюциянең бу бүлегендә ата-аналар белән эшчәнлек алып баруга игътибар бирелгән. Белгәнебезчә, ана теле гаиләдән башлана. Саф татар гаиләсендә ата-аналар үз туган телләрендә аралаша икән, балалар да ана телен беләчәкләр. Катнаш гаиләләрдә татар телен саклап калу проблемалы. Монда татар иҗтимагый оешмаларына һәм мөселман дини берләшмәләренә милли гаилә кыйммәтләрен пропагандалау буенча көчләрен берләштерергә кирәк булачак.

Резолюциядә шулай ук мәдәни мирасны ачыклау, саклау һәм баету; яшьләр белән эшләү; татарларның эшлекле активлыгына ярдәм итү; гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту; халык иҗатына ярдәм итү һәм башка бүлекләр булдырылган.

Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның (13 сентябрьдә узачак сайлауларда аның кандидатурасын татарстанлылар гына түгел, башка төбәкләрдә яшәүче татарлар да хуплый) һәрьяклы ярдәме нәтиҗәсендә, татар милли хәрәкәте, үз милләтен, тарихын, мәдәниятен һәм, әлбәттә, туган телне саклау буенча бурычларны үтәп, алга атлый.

Стратегиядә язылган бурычларны тормышка ашыру үзен татар дип санаган, милләтебезне саклап калуга өлеш керткән һәркемнән тора, – дип тәмамлады сүзен Фәхретдин Бәдретдин улы.

Идеал Гәләветдинов.

региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте пре­зиденты киңәшчесе

tatar-duslyk.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*