tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңарышка – 25 яшь
Яңарышка – 25 яшь

Яңарышка – 25 яшь

Төмән өлкәсендә нәшер ителүче “Яңарыш” газетасы үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп узды. Яраткан газеталары туган көне белән котларга Төмән өлкәсенең төрле район, шәһәрләреннән укучылары, хәбәрчеләре җыелган иде. Бәйрәм тантанасы Төмәннең татар милли мәдәният үзәгендә гөрләде. “Яңарыш” коллективын тәбрикләргә рәсми хакимият вәкилләре, журналистлар Берлеге җитәкчелеге, өлкә татар конгрессы әгъзалары килгән иде. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән юбиляр газетаны Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати аналитика Идарәсе җитәкчесе Гөлназ Фирдинат кызы Шәйхиева котлады. Ул БТК БК рәисе Ринат Закировның теләкләрен һәм котлауларын җиткерде. Шулай ук, газетаның баш мөхәррире Алсу Сәгыйтовага һәм җаваплы секретаре Гөлнур Вәлишинага конгрессның олы бүләге – “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен”  медален, берничә хезмәткәргә “Рәхмәт хат”н  да тапшырды.2

Залда ел дәвамында газетага язылган укучылар арасында лоторея да уйнатылды. Супер призны – конгресс бүләген – 25 ел дәвамында “Яңарыш”ны яздыручы, аның һәр санын кадерләп саклаучы атказанган укытучы Рәшидә апа Бакиева отты.3

Газетага 1990 елда нигез салына. Аның  15 ел дәвамында баш мөхәррире Азат Сәгыйтов була. Газетаның чишмә  башы – Азат Сәгыйтов белән бергә иңгә – иң куеп авыр йөкне тарткан Рәүфә Сәгыйтова, Нилүфәр Юсупова, Эльза Латфуллина, Заһит Акбүләков, Әлмирә Гатауллина, Минзат Ибҗтуллиннар һәм башка хөрмәтле затлар Төмән татар матбугаты тарихында тирән эз калдырган шәхесләр. Тора бара  эстафетаны Азат Сәгыйтовның шәкертләре ала. Алсу Сәгыйтова, Гөлнур Вәлишина, Наилә Сафиуллина, Рәүфә Кангазина, Диләфрүз Фәтхетдинова, Нәсимә Ташбулатова әнә шундый кәлам ияләре.

“Яңарыш ” – халыкчан, үткен,   принципиаль эчтәлекле мәкаләләре белән милләтебезнең гомуми проблемаларын бүгенге көнгәчә кыю һәм нигезле яктырта белүче газета. Газета коллективына озын иҗади гомер, үткен каләм, күп укучылар, гаилә иминлеге, уңышлар юлдаш булсын.

Г Сәитов фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*