enrutat
Баш бит / «Ярдәм» мәчетенә 10 ел
«Ярдәм» мәчетенә 10 ел

«Ярдәм» мәчетенә 10 ел

Кичә, 23 нче июнь көнне  Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының эшчәнлегенә 10 ел, “Ярдәм” мәчетенә 10 ел тулуга багышланган дини-мәдәни кичәдә әнә шундый фикер җәмгыятькә юллама сыман яңгырады. Фәнис хәзрәт Мингәрәев укылышындагы изге дога һәм ТР Президенты белән Казан мэрына “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге булдыруда тырышлыклары-ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләре һәм матур теләкләр, Миңгол Галиев башкаруындагы мөнәҗәт белән башланган кичәдә шәйхелислам, Югары мөфти, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, “Ярдәм” фонды Советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов, Казан каласы имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, “Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, Чаллы, Нурлат һәм Ульяновск имамнары һәм сукырлар өчен эшли торган “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова, Кече залны шыгрым тутырып (бик күп кеше аягөсте торды) килгән мөслимәләр, иганәчеләр, күзләре зәгыйфьлектән инвалид булган мөселманнарга һәртөрле ярдәм итүчеләр һәм шундый ярдәмне тоючылар катнашты. ТР Президенты карамагындагы мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов һ.б. рәсми затлар да “Ярдәм”нең изге юлын хуплап һәм аның җитәкчеләрен хөрмәтләп, Тәлгать Таҗетдин әйткәнчә, “шөкерана мәҗлесе”нә килгән иде.

Чыгышында Татарстан мөфтие К.Сәмигуллин, Рамазан җитә, дип, дини гыйлем алуның асылына тукталды, Коръәннән укылган бер хәреф савабы 10га тапкырлап карала, намаз уку 100гә, Рамазан ае тәләпләрен үтәү – 1 меңгә, дип, искәртте. Ап-ак киемнәрдән килгән Югары мөфти Т.Таҗетдин, илебездә бүген дин тотуда бернинди комачау юк, мәчетләр дә ачыла тора, кичә әнә Златоустта мәчет ачтык, дип, диннең кешенең үзе өчен әһәмиятенә игътибарны юнәлтте. “Ярдәм” фонды һәм “Ярдәм” үзәгенең игелекле гамәлләре тукталмасын иде. Мондый мөмкинлек Казанның бер мәхәлләсендә генә түгел, ә һәрбер шәһәрдә 2 генә булса да кирәк, Россия киңлекләрендә дә шундыйлар булсын иде, сукырларга, күрү нигъмәте булмаганнарның ярдәмгә ихтыяҗы бар, дигән фикер әйтте. Күрү нигъмәтеннән мәхрүм булып, түземлелек, сабырлык белән яшәүчеләргә исә Аллаһы Тәгалә рәхмәтенә ирешү – оҗмах савабы бар, дип, сабырлыкка өндәде. Югары мөфти хәзрәтләре дин сабаклары үзләштерүнең, бәндәләргә ярдәмнең ни дәрәҗәдә мөһим булуы хакында күңелләргә фикер салды. Хаҗ кылган урындагы кебек, Изге Болгар җыенында да гаять күп чүп-чар калуына киная белдереп, җәмәгатьне гамәлләрдә пөхтәлеккә-җыйнаклыкка, күңел сафлыгына өндәде. Борынгы “Болгар” тарихи-археологик комплексының ЮНЕСКО исемлегенә кертелүе турындагы хәбәрне җиткерде.

 Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе исеменнән котлау сүзләрен, Ренат Вәлиуллин җиткерде һәм истәлекле бүләк тә тапшырды.

Мәдәни-дини чара истә калырлык, кешеләр күңеленә шәфкать орлыклары салырлык итеп оештырылган иде.

Татар информ ИА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*