tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзебезне милләт дисәк – милләт булып яшик. Рефат Чайлак.
Үзебезне милләт дисәк – милләт булып яшик. Рефат Чайлак.

Үзебезне милләт дисәк – милләт булып яшик. Рефат Чайлак.

2 июльдә Акмәчеттә Исмәгыйль Гаспринский исемендәге җөмһурият китапханәсендә шагыйрь Рефат Чайлакның “Ватан дуйгъусынен” (“Ватан тойгысы белән” (хисе белән) китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

Шагыйрьне яңа китабы чыгу уңаеннан Кырымтатар язучылары берлеге рәисе Риза Фазыл, шагыйрьләр Шерьян Али, Певат Зети, Закир Къуртнезир, Аблязиз Велиев, кырымтатар артистлары котлады.

 

Чайлак үзе исә мин үземне шагыйрь дип исәпләмим, ләкин миңа милләтебез, ватаныбызның киләчәге тынычлык бирми, бу кайгырту хисләрем шигырьләр, мәкаләләр булып туа, мин гөмеремнең соңгы минутына кәдәр болай яшәячәкмендер, диде.

Рефат Чайлак – халыкчан, халык арасыннан чыккан трибун шагыйрь, аның үз йөзе бар. Кайвакыт ул шигырьләрен кирәгеннән артык маңгайга бәреп, турыдан-туры яза, ләкин бу аның үзенчәлегедер, диелде тәкъдим итү чарасында.

Рефат Чайлак 1933 елда Судакта туган. Бүген дә ул шул туган җирендә яши, монда кырымтатар картагалар шурасының рәисе дә булып тора. Ул: “Үзебезне милләт дисәк – милләт булып яшик, үзебезнең хокукларыбызны таләп итеп яуларга тиешбез, ди.

“Азатлык” радиосы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*