tatruen
Җир улы

Җир улы

Россия Федерациясе агросәнәгать комплексының атказанган хезмәткәре буларак, Камил Борһан улы бөтен гомерен, хезмәт елларын аграр җитештерү белән бәйләгән. Иң алдынгы технологияләрне кулланып, ул югары нәтиҗәләргә ирешә.

Бүген Камил Идиатуллов җитәкчелек иткән «Хлебороб» ширкате Ульяновск өлкәсенең hәм шулай ук Татарстан, Чувашия республикалары, Самара өлкәсенең шактый предприятиеләрен элиталы орлыклар белән тәэмин итә.

“Бүген игенченең хезмәте механикалаштырылса да, аның җәмгыятьтәге роле кимемәде hәм бер дә үзгәрмәде, чөнки ипи, элеккеге кебек үк, табында иң кирәкле ризыкларның берсе булып санала. Игенче hөнәре киләчәктә дә үзенең бөеклеген югалтмас дип ышанам. Мин эш тәҗрибәмне башкалар белән уртаклашудан hәм төрле экспериментлар үткәрүдән бер дә курыкмыйм. Фермер булып уңышлы эшләүнең сере әнә шуннан гыйбарәт тә инде”, – ди Камил Идиатуллов.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*