tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VI “Нәүрүз” Халыкара театраль-белем бирү онлайн-форумы старт алды
VI “Нәүрүз” Халыкара театраль-белем бирү онлайн-форумы старт алды

VI “Нәүрүз” Халыкара театраль-белем бирү онлайн-форумы старт алды

Пандемияга бәйле чикләүләргә дә карамастан, Форумның эшен онлайн форматта дәвам итәргә карар кылынды! Чараны Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы Әюпова ачып җибәрде:

«Хөрмәтле коллегалар! Мин сезне VI “Нәүрүз” форумы башлануы белән тәбрик итәм. Бу форум – яңа идеяләр эзләү мәйданы. Быелгы үзенчәлекле ел театр җәмәгатьчелеген шактый кыен хәлгә куйды. Әлеге кыенлыкларны берләшеп кенә җиңеп чыгарга мөмкин. Һәр кризис безне катлаулы шартларга куя – тик әлеге шартлар үзгәрешләргә, үсешкә дә илтә ала. Минем фикеремчә, онлайн-трансляцияләр һәр театр аудиториясен шактый киңәйтте. Бу виртуаль дөньяны әле аңлап бетерергә кирәк. Форумга уңышлар телим! Яңа идеяләр һәм алга бару теләге булганда, бу эшне булдырып чыгарбыз!».

Шулай ук, форумның сәнгать җитәкчесе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев (Казан), Дель Валье Университеты Театр Сәнгате кафедрасы профессоры Алехандро Гонсалес Пуче (Колумбия), режиссёр, сәнгать фәннәре кандидаты, профессор, театр педагогикасы хакындагы китаплар авторы Юрий Леонович Альшиц (Германия), декан, сәхнә рәссам-технологлары курсы җитәкчесе МХАТ мәктәп-студиясенең Сценография һәм театр технологияләре факультеты укытучысы Ольга Неволина (Мәскәү), Вс. Мейерхольд Үзәге маркетинг бүлеге җитәкчесе Олег Соколов (Мәскәү) та сәламләү сүзләрен җиткерде.

Исегезгә тошерәбез, 2020 елның 8-17 июнендә Казанда республиканың мәдәни тормышындагы мөһим вакыйга — VI “Нәүрүз” Халыкара театраль-белем бирү фестиваль-форумы үтә. Ул Татарстанның гына түгел, Россиянең театраль тормышындагы һәм, гомумән, дөнья театр җәмгыятендәге инновацион һәм тиңдәшсез проект булып, тарихка кереп калачак.

Онлайн-конференцияләр режимындагы форумның катнашучылары өчен театр педагогикасы, актерлык осталыгы, курчак театрында режиссерлык һәм актерлык сәнгате, менеджмент, PR-технологияләр, сценография, театраль тәнкыйть, театраның әдәби һәм иҗади-кую бүлегенең эшчәнлеге буенча лекцияләр, семинарлар, лабораторияләр үтәчәк. Фестиваль-форумның педагоглары Германия, Колумбия, Польша һәм Россиядән әйдәп баручы белгечләр, театр сәнгате һәм менеджмент өлкәсендәге күренекле шәхесләр.

15-17 июньдә VI “Нәүрүз” Халыкара театраль-белем бирү фестиваль-форумы кысаларында «Вызовы разума» дип аталган театраль белемнең яңа киңлекләре хакында фәнни онлайн-конференция үтә. Дөньяның төрле почмакларында яшәүче театр педагоглары, экспертлар һәм практиклар пандемия шартларында  педагогларның яңача эшләү ысуллары, тиз үзгәрүчән чынбарлыкта театраль белемнең үсеш үзенчәлекләре хакында фикер алышачаклар.

Конференцияне оештыручылар: AKT-ZENT Бөтендөнья театраль треннинг институты, ЮНЕСКО каршындагы Халыкара театр институты (ITI), “Нәүрүз” Халыкара театраль-белем бирү фестиваль-форумы. Конференция кураторы: профессор Юрий Альшиц (Германия). Конференция җитәкчесе һәм модераторы: Кристин Шмэлор (Германия). Конференциянең теле: англиз һәм рус.

Форумны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге җитәкчелегендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры оештыра.

mincult.tatarstan.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*