tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшьләр – төркиләрнең алтыны
Яшьләр – төркиләрнең алтыны

Яшьләр – төркиләрнең алтыны

5-9 октябрьдә Казан астындагы “Идел” яшьләр лагерында төрки халыклары яшьләренең “Төркиләрнең алтыны” дип аталган II гомумроссия форумы  үте. Россия Федерациясенең 14 төбәгеннән килгән 150 егет һәм кыз  бай  эчтәлекле программа буенча  укуларда һәм бәйгеләрдә катнашты. Абруйлы белгечләр,  атаклы кунаклар белән бергә алар төрки халыкларның язмышы һәм киләчәккә бару юллары турында фикер алыштылар.

Төрки яшьләренең зур җыеннары Төркия мәмләкәтендә, төркиләр яшәгән  бәйсез дәүләтләрдә үтеп тора. Әмма бу юлы төрки яшьләрнең җыены чит илдә түгел, ә Россиянең алдынгы төбәге булган  Татарстанда РФ милләтләр эшләре агентлыгы һәм республиканың  яшьләр ассамблеясе  тарафыннан оештырылды. Программага кертелгән лекцияләрнең, бәхәс-уеннарның, яшьләрчә дәрт белән төзелгән эш проектлары яулауның беренче чиратта РФ халкы һәм яшьләре язмышы белән бәйле булуы табигый. Шулай да форумның тантаналы мизгелләрендә чыгыш ясаган рәсми затлар һәм белгечләр хәзерге чорның глобаль һәм четрекле проблемалары, дөньякүләм тенденцияләр һәм ачышлар турында ачыктан-ачык сөйләделәр һәм мондый чыгышлар яшьләрнең күңеленә хуш килде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның, милли эшләр буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Бариновның, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның, Бөтендөнья татар конгрессы съездында сайланган Милли Шура рәисе Васил Шайхразиевның, БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров һәм башкаларның  катнашуы  төрки яшьләрнең уртак хәстәрлекләренә эшлекле караш уятты. Саха (Якутия), Дагыстан,  Кабарда-Балкар, Тыва,  Алтай, Кырым, Карачай-Чиркәс, Башкортостан, Хакасия, Татарстан республикалары, Ставрополь, Оренбур, Кемерово һәм башка төбәкләр вәкилләренең  һәркайсы үз милләте өчен борчылган  кызыклы шәхес иде.

Форум барышында делегатлар үз проектлары белән чыгыш ясады, мастер-класслар, интерактив   дәресләр, иҗади сессияләр уздырылды. Яшьләр  белән “Фабрика звезд” продюсеры Лина Арифуллина, хостеллар үсеше берлеге рәисе Роман Сабирҗанов, актриса Ольга Спиркина, продюсер Петр Плосков, Россия  Дәүләт Думасы депутатлары Илдар Гыйльметдинов,  Николай Валуев һәм Ирек Зиннуров, космонавт, Русия Герое Сергей Ревин, “Россотрудничество”  федераль  агентлыгының БДБ илләре идарәсе башлыгы Сергей Маленко һәм башкалар  очраштылар.   Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яшьләргә аралашу, проектлар белән танышу өчен,  “Төркиләр  алтыны” форумы кебек мәйданчыкның кирәк булуын билгеләп узды. “Призерларны да күрәбез.

Яшьләрнең проектлары үз төбәкләрендә теләктәшлек табып, агентлык тарафыннан да ярдәм күрсәтелер дип уйлыйм. Без тарихыбызны, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга тиешбез. Һәр халыкның үз үзенчәлеге бар. Без теге яки бу төбәктә нинди проектлар гамәлгә ашырылуын белергә тиешбез. Бу форум алга таба да дәвам иттерелер дип ышанам”, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Мәгълүмат чаралары бу очрашуда РФ хөкүмәте вәкилләренең актив һәм ачык күңелле, актуаль һәм үткен фикере булуына игътибар итте. Игорь Баринов журналистларга быелгы җыенның белем алуга юнәлдерелгән чаралар белән баетылганын билгеләп үтте. Ул яшьләрнең проектлары, башлыча, төрки халыкларның этномәдәни үзенчәлекләренә багышланганын белдерде.

“Яшьләр тарафыннан үз халкының мәдәнияте, традицияләре сакланышына мондый игътибар булуы бик мөһим. Димәк, төрки халыкларның киләчәге бар, аларның телләре, мәдәниятләре, традицияләре, гореф-гадәтләренең дә киләчәге бар дигән сүз”, – ди ул.

Игорь Баринов үз чыгышын Габдулла Тукайның рус теленә тәрҗемә ителгән “Аң” шигыре белән дәвам итте:

“Булса да ул чакта бездә керсез иман, саф күңел,
Күз һаман булды эренле, йөз дә саф һәм пакь түгел»

Шул сәбәпле дустны, дошманны дөрест фәркъ итмичә,
Күп саташтырдык рәзил шәйтанны чын инсан белән.

Аңгы-миңге баш белән дә эшләдек, булсын кабул;
Җәбраил ачкай ул эшләргә сигез кат күккә юл.

Үтте инде, дустларым, ул үткән эш, ни булса ул;
Инде эшлик саф, ачык күзләр белән, чын аң белән”

Тукайның шушы юлларын рус телендә яттан укыганнан соң, хәзерге вактта РФ “милләтләр министры”, элек һава десантчылары гаскәрендә  һәм “Альфа” махсус төркемендә 10 елдан артык хезмәт иткән полковник, дистә ел Дума Депутаты булган Игорь Баринов үзенең шигырь яратуын да яшермәде. “Тукай бу юлларны 100 елдан артык элек язган, ә бүгенге көн турында язылган диярсең!” – диде ул. Зал бу чыгышны алкышлар белән хуплады.

Казанда оештырылган бу чара  Россия төрки халыклары  арасында милләтне яклаган ватанпәрвәрләр, яшьләрнең әйдаманнары әзерләүгә зур адым булып тора.

    Римзил Вәли

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*