Бүген, ягъни 11 нче апрель көнне Россия Федерациясенең тышкы эшләр министрлыгында илебездә эшләп килгән иҗтимагый оешма җитәкчеләре белән министр С.В.Лавровның очрашуы узды. Әлеге җыенга беренче чиратта Россиядән читтәге ватандашлар белән эшчәнлек алып баручы100 гә якын оешма вәкилләре чакырылган иде, Татарстаннан бу чарада Ренат Вәлиуллин катнашты. С.В.Лавров үзенең кереш сүзендә илнең бүгенге тышкы эшләр юнәлешендәге сәясәтен, Украина белән бәйле соңгы вакыйгаларга ...
Дәвам »Архив за месяц: Апрель 2014
Гасырларга күчкән батырлык
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрылыгы мәдәният үзәгендә, Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган “Гасырларга күчкән батырлык” акциясе кысаларында уздырылган үзешчән сәнгать осталары бәйгесенең йомгаклау туры үтте
Дәвам »
Уфада – туган якны өйрәнүчеләр конкурсы йомгаклары билгеләнде
10 нчы апрель көнне Уфаның "Амакс-отель" кунакханәсенең зур залында "Халык хәтерен саклап" Беренче республика крайны өйрәнүчеләр конкурсының нәтиҗәләренә багышланган йомгаклау конференциясе узды.
Дәвам »
Мәскәүдә Флора Вафинаның өр-яңа концерты үтәчәк
20 апрельдә Мәскәүнең журналист йортында автор-башкаручы Флора Вафинаның концерты үтәчәк. Ул “Яратып һәм яратылып яшәгез” дип атала. Концерт программасына Флораның иң матур лирик әсәрләре кертелгән: эстрада мәхәббәт лирикасы һәм шәһәр романслары. Концертка чакырып язылган игъланда: «Флора Вафина җырлары сезгә оптимизм белән тукланырга, бернигә карамастан тормышның якты ягыннан атларга, бәхет, уңышны юлдан итеп алырга, үз үзеңә ышанырга, хатын-кыз күңеденең серләрен ярдәм итәчәк”, ...
Дәвам »
Ташкент татарлары 9 майга ветераннар өчен күчтәнәчләр әзерли
Ташкенттагы татар иҗтимагый үзәге һәм аның каршындагы яшьләр оешмасы һәр елдагыча ветераннар өчен күчтәнәчләр әзерләү эшен башлап җибәрде. Быел бу “Һәр ветеран янына барып бит” дип аталган акция җиденче мәртәбә үткәрелә. 9 май һәм аңа якын көннәрдә татар җәмгыяте активистлары, күбесенчә яшьләр, ветераннарөенә барып, аларга азык-төлек һәм төрде кирәк-яраклардан тупланган күчтәнәч алып киләләр, концерт чыгышлары белән күңелләрен ачып китәләр.
Дәвам »
Димитровградта татарча көрәш буенча Россия чемпионаты узачак.
Димитровградта узачак быелгы турнир Бөтенроссия турниры буларак уза.
Дәвам »
“Ак калфак” та кунакта – гимназия кызлары
Бу очрашуны оештыруны укучы кызлар үзләре сорап алдылар. Бик күп сораулар, тәкъдимнәр әзерләгән иде алар.
Дәвам »
Сургутта “Уйна, гармуннар” фестивале үтәчәк
27 апрельдә Сургутта (Ханты-Манси автономияле округ) Балалар сәнгате мәктәбенең концерт залында “Уйна, гармуннар” фестиваль-конкурсы үтәчәк. Бу бәйгене ел саен төбәк һәм шәһәр татарларының милли-мәдәни автономияләре оештыра. Конкурс 4 номинациядә үтә: 16 яшькәчә балалар, үзешчән гармунчылар, профессиональ гармунчылар, гармунчылар коллективлары. Оештыручылар һәм катнашучыга милли киемдән сәхнәгә чыгуны һәм фестивальнең гимны булып саналган “Гармун лаыйк әле, дускай” җыр көен уйный белүләре таләп ...
Дәвам »
Тинчурин театрында Тукай ае!
22- 25 апрель көннәрендә Тинчурин театры Г.Тукайның “Исемдә калганнар” әсәренә нигезләнеп эшләнгән “Сөй гомерне!” исемле шигъри драмасын күрсәтәчәк.
Дәвам »
Татарстан Диния нәзарәте журналистларның “Каләм” конкурсына йомгак ясады
9 апрельдә Казанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте динебезгә дәгъват итүче, ислам кыйммәтләрен халыкка җиткерүче журналистларның “Каләм” конкурсына йомгак ясады. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары, “Татмедиа” оешмасы, Президент аппараты, Казан мэриясе вәкилләре, республика басмалары мөхәррирләре, журналистлары катнашында үтте. Камил хәзрәт барлык журналистларга мөрәҗәгать итеп: “Безнең уртак максат бар. Имамнар да, журналистлар да динне күтәрү һәм Исламның ...
Дәвам »