tatruen
Баш бит / 2014 / Апрель (страница 11)

Архив за месяц: Апрель 2014

Мәскәүдә “Татар тарихы” тәкъдим ителде

Мәскәүдә мәдәни үзәк бинасында Татарстанның Мәрҗәни исемендәге тарих институты “Татар халкының милли-мәдәни үзенчәлекләрен саклауның актуаль мәсьәләләре” конференциясе кысаларында “Татар халкының борынгы тарихы” китапларының 6-7 томнарын тәкъдим итте. Бу тема буенча Тарих институты мөдире урынбасары, фәннәр докторы Радик Салихов чыгыш ясады. Бу очрашуда шулай ук Татарстаннан килгән галимнәр яңа “Алтын Урданы күзәтү” журналын да тәкъдим иттеләр. Яңа журнал турында Миркасыйм Госманов ...

Дәвам »

Тукай музеенда – Тукай премиясе кандидатлары

Татарстанның иң дәрәҗәле премиясенә – Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә дәгъва итүче мәдәният әһелләрен бөтенесен берьюлы Тукай музеенда күрергә мөмкин. Казанның Тукай әдәби музее ел саен апрель ае керүгә Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән чираттагы кандидатларны үзенә җыя. 2014 ел өчен Тукай премиясе лауреатларын игълан итәргә дә санаулы көннәр калып бара. Бу юлы да киң катлау җәмәгатьчелек белән очрашуга Тукай музеена ...

Дәвам »

Кырык татар авылы әбисе

25 мартта Литвадагы Кырык Татар авылында гомер итүче Айшә Александровна Ясинскаяга 95 яшь тулды дип хәбәр итә шушы авылда чыгучы “Татарские вести” газетасы. Айшә апа котларга килүчеләрне өендә каршы алды. Чәчәк бәйләмнәре, якыннары һәм туганнары белән бергәләп үткәргән бәйрәм бик җылы төстә үтте. Айшә апа улының гаиләсе белән яши. Алар әниләрен һәр яклап кайгыртып тора.

Дәвам »

Фатих Сибагатуллинның русча китабы татарның абруен саклый

Россия Дәүләт Думасы депутаты, фәннәр докторы, элегерәк Татарстанның элекке премьер-министр урынбасары, Норлат хакимияте башлыгы булып эшләгән мәртәбәле шәхес Фатих Сибагатуллин соңгы елларда милләтебез тарихы турында берсеннән берсе кыю һәм саллы китаплар чыгара башлады.

Дәвам »

Бер ел мөфтилектә…

11 апрельдә мөфтиебез Камиль хәзрәт Самигуллинның Татарстан Мөселманнарының Диния Нәзарәте рәисе булып сайлануына бер ел тула. Бу уңайдан татарның кайбер күренекле дин әхелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре аның бер еллык идарәсе хакында үзләренең фикерләрен белдерделәр. Игътибарыгызга шул видеоязманы тәкъдим итәбез.

Дәвам »

Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале концерты Астанада узды

Астанада Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале концерты узды. Ел дәвамында фестиваль чаралары Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илдә үткәрелә, дип хәбәр итә оештыручылар. Казакъстан башкаласында мондый концерт беренче тапкыр узды һәм фестивальнең булачак юбилеена, Россиядә Мәдәният елына һәм Казан шәһәренең төрки дөньяның мәдәни башкаласы итеп игълан ителүенә багышланды. Концерт легендар татар җырчысы Рәшит Ваһапов язмасы белән башланды. Музыкаль ...

Дәвам »