tatruen
Баш бит / 2014 / Май

Архив за месяц: Май 2014

КФУ галимнәре Истанбулда

Май аеның соңгы көннәрендә,  Казан федераль университетының Массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институты телевидение тапшырулары әзерләү һәм тапшыру кафедрасы галимнәре Истанбулда булып киттеләр. Алар Истанбул университетының коммуникация факультеты җитәкчелеге чакыруы буенча килде

Дәвам »

1 июнь – Балалар көне уңаеннан

Әнием   Яратам мин әниемнең  Иркәләп сөюләрен.  Иртән иркәләп уятып,  Озатып калуларын. Яратам мин әниемнең Ягымлы сөйләшүен. Һәрчак миңа терәк булган Файдалы киңәшләрен. Яратам мин әниемнең  Гадел,изге сүзләрен.  Һәр җирдә  дә юлдаш булган  Әнием теләкләре. Әнием,син минем өчен Булдың һәрчак юаныч. Сау-сәламәт яшәвең Минем өчен куаныч. Яратам мин әниемнең Шомырт кара күзләрен. Карлыгач канатларыдай, Кыйгач кашлы  йөзләрен. Әнием,матурым,син. Гел елмай да ...

Дәвам »

“Ак калфак” ханымнары Татарстанның көньяк-көнчыгышында – Баулыда булып кайтты

28 майда Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы һәм “Сөембикә” журналы Баулыда булдылар. “Ак калфак” җитәкчесе Кадрия Идрисова бу сәфәрләре турында болай дип сөйләде: – 28 майда Баулы муниципаль районы җирлегендә булдык. Сәяхәтебез Исергәп авылы мәктәбендә оштырылган язучы, татар әдәбиятенә диңгез дулкыннарын, шавын алып кергән Миргазиян ага Юнысов музей бүлмәсеннән башланды. Шушы ук авылның күркәм кешеләре белән ...

Дәвам »

Уфа-Казан арасы якыная

Күптән түгел Башкортостан Язучылар Берлеге рәисе итеп сайланган Наил Гаетбаев үзнең урынбасары Спартак Ильясов, шулай ук галим һәм язучы Рәиф Әмиров белән Казанда булып киттеләр.

Дәвам »

Сингапурча Сабантуй

Узган ялларда төрле илләрдә туып үссәләр дә (Төркия, Финляндия, Үзбәкстан, Кыргызстан, Россия) хәзер Сингапурда яшәүче татарлар һәм башкортлар Сабантуй үткәрделәр. Бәйрәмгә барлыгы 25 кеше җыелган. Катнаш никахта булган 6 гаилә шулай итеп балаларга милли традицияләрне күрсәтергә булган. Сөйләшү күбесенчә инглиз телендә булса да, татарчасы да, русчасы да  ишетелеп торган. Олылар һәм балалар уен-ярышларда катнашканнар. Капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып ...

Дәвам »

“Иң яхшы татар әдәбияты дәресе” бәйгесе

  Татар милләте, татар теле укытучылары өчен оештырылган  mugallim.ru  интернет сайты эшли башлаганга әле күп тугел, шуңа да карамастан киң катлам укучыга бәйгеләр аша танылып өлгерде инде. Менә тагын сайт җитәкчелеге яңа бәйге игълан итте. Ул “Иң яхшы татар әдәбияты дәресе” исеме астында уза. Һәр катнашучыны сертификат, җиңүчеләрне дипломнар көтә. Ә иң яхшы дәрес авторларының хезмәте җыентык булып басылып та ...

Дәвам »