tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сингапурча Сабантуй
Сингапурча Сабантуй

Сингапурча Сабантуй

Узган ялларда төрле илләрдә туып үссәләр дә (Төркия, Финляндия, Үзбәкстан, Кыргызстан, Россия) хәзер Сингапурда яшәүче татарлар һәм башкортлар Сабантуй үткәрделәр.

Бәйрәмгә барлыгы 25 кеше җыелган. Катнаш никахта булган 6 гаилә шулай итеп балаларга милли традицияләрне күрсәтергә булган. Сөйләшү күбесенчә инглиз телендә булса да, татарчасы да, русчасы да  ишетелеп торган. Олылар һәм балалар уен-ярышларда катнашканнар. Капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, катыкта (йогурт инде бу очракта) тимер акча эзләү…  Ярышлар өчен кирәк-яракларны әзерләүне Төркиядән килгән татар хатыны Рушания Бичури-Язикоглу үз өстенә алган. Бу көн өчен махсус милли ризыклар да әзерләнгән: бәлеш, өчпочмак, хәтта пылау.

Мондый очрашулар беренче чиратта балалар өчен кирәк. Алар кем икәнлекләрен белеп үссеннәр, милли гореф-гадәтләрне үз күзләре белән күрсәләр, үз колаклары белән ишетсәләр, ул гомергә онытылмаслык була дип саный Сингапурда яшәүче милләттәшләребез. Олылар да милли әйберләргә сусаган, шуңа күрә мондый очрашуларны, Сабантуй итеп булмаса да өч ай саен үткәрергә булганнар.

“Республика Башкортстан” газетасы материалы буенча

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*