tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфа-Казан арасы якыная

Уфа-Казан арасы якыная

Күптән түгел  Башкортостан Язучылар Берлеге рәисе итеп сайланган Наил Гаетбаев үзенең урынбасары Спартак Ильясов, шулай ук галим һәм язучы Рәиф Әмиров белән Казанда булып киттеләр. Күренекле башкорт драматургы Наил Гаетбаевны Татарстанда яхшы беләләр һәм ихтирам итәләр.

Татарстан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов Уфа кунакларын җылы каршылап, Башкортостан язучылар оешмасы белән эшлекле сөйләшүләр алып барды. Кунакларны озатуда Татарстанның халык шагыйре Роберт Миннулин, драматург Гафур Каюмов катнаштылар. Татарстан һәм Башкортостан язучыларының иҗат берлекләре киләчәктә дә туганлыкны, рухи якынлыкны үстереп , уртак иҗади проектларны гамәләгә куюны дәвам иттерәчәкләр.

Римзил Вәли

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*