tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” ханымнары Татарстанның көньяк-көнчыгышында – Баулыда булып кайтты
“Ак калфак” ханымнары Татарстанның көньяк-көнчыгышында – Баулыда булып кайтты

“Ак калфак” ханымнары Татарстанның көньяк-көнчыгышында – Баулыда булып кайтты

28 майда Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы һәм “Сөембикә” журналы Баулыда булдылар.

“Ак калфак” җитәкчесе Кадрия Идрисова бу сәфәрләре турында болай дип сөйләде:

– 28 майда Баулы муниципаль районы җирлегендә булдык. Сәяхәтебез Исергәп авылы мәктәбендә оштырылган язучы, татар әдәбиятенә диңгез дулкыннарын, шавын алып кергән Миргазиян ага Юнысов музей бүлмәсеннән башланды. Шушы ук авылның күркәм кешеләре белән танышуны дәвам иттеп 8 балалы гаилә башлыгы Шамсуаров Камил аганың яшәеше белән таныштык. Алар гаиләсе әзерләгән татар халык ашлары  күргәзмәсе белән таныштык. Юлыбызны дәвам итеп Кызыл-Ярга Фәнис абый Яруллин музеена бардык. Район мәдәният йортында үткәрелгән “Киемнәребездә милләтебез рухы” бәйрәме соклангыч итеп оештырылган иде. Кул эшләреннән күргәзмзләр, 149 еллык күлмәк. 120 яшьлек калфакны күрергә насыйп булды.

Баулыдагы шушы көн истәлеге – биредәге фоторепортаж.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*