tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Диния нәзарәте журналистларның “Каләм” конкурсына йомгак ясады
Татарстан Диния нәзарәте журналистларның  “Каләм” конкурсына йомгак ясады

Татарстан Диния нәзарәте журналистларның “Каләм” конкурсына йомгак ясады

9 апрельдә Казанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте динебезгә дәгъват итүче, ислам кыйммәтләрен халыкка җиткерүче журналистларның “Каләм” конкурсына йомгак ясады. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары, “Татмедиа” оешмасы, Президент аппараты, Казан мэриясе вәкилләре, республика басмалары мөхәррирләре, журналистлары катнашында үтте.

Камил хәзрәт барлык журналистларга мөрәҗәгать итеп: “Безнең уртак максат бар. Имамнар да, журналистлар да динне күтәрү һәм Исламның матурлыгын халыкка җиткерү өчен зур тырышлык куя. Бүген бергәләшеп “Каләм” конкурсына йомгак ясарга җыелдык. Ихластан динебезгә, мөселманнарга файда булсын дип эшләүче, редакторларга, журналистларга Аллаһы Тәгаләнең әҗер-саваплары мулдан булсын, рәхмәтләре яусын. Алга таба да бергәләшеп ислам дөньясын ныгытырга насыйп әйләсен!”- диде.

Чара дәвамында “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан”, “Казан утлары”, “Чын мирас” кебек саллы татар басмалары мөхәррирләре, журналистлары да хәзрәтләргә үз теләк-ниятләрен җиткерделәр. Матбугат чараларының диния нәзарәте белән матур хезмәттәшлеге халкыбыз, динебез өчен бары файдага гына булуын билгеләп уздылар.

Быел алтынчы тапкыр оештырылган “Каләм” конкурсына барлыгы 67 материал тәкъдим ителгән иде. Алар арасында район газетлары, теле-радиокомпанияләре дә, республика күләмендә таралучы массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары да бар. Шулай ук Башкортстаннан һәм Удмуртиядән берәр иҗади хезмәт килеп иреште.

Татарстан Диния нәзарәте сайты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*