tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театрында Тукай ае!
Тинчурин театрында Тукай ае!

Тинчурин театрында Тукай ае!

Быел татар халкының атаклы шагыйре Габдулла Тукайның тууына 128 ел тула. Апрель – Тукай ае һәм ул татар мәдәнияте, сәнгате исеме астында уза. Тинчурин театры әлеге айны ел саен зурлап уздыра.

22- 25 апрель көннәрендә Тинчурин театры Г.Тукайның “Исемдә калганнар” әсәренә нигезләнеп эшләнгән “Сөй гомерне!” исемле шигъри драмасын күрсәтәчәк. Бу спектакль халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайның 1907 елдан алып 1913 елларда иҗат ителгән, халык күңелендә сакланган, мәктәп дәреслекләрендә урын алган үлемсез шигырьләре һәм «Исемдә калганнар» (1909) истәлек язмаларына нигезләнеп сәхнәләштерелде.

Спектакльдә шагыйрьнең күңел җылысы белән сугарылган шигырьләренә язылган җырлар да кертелүе — Тукай шәхесен тулырак аңларга ярдәм итә. Спектакльнең премьерасы 2011 елда – Тукай елында булган иде. Әсәрнең режиссеры — РФның атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин.

Театр әлеге спектакль белән Россия һәм Татарстанда гына түгел, ә чит илләрдә:Брюссель, Брюгге, Әнкара, Истанбул шәһәрләрендә булып кайтканнар иде. Артистлар спектакль барышында баян, кубыз, курай, фортепиано, гитара кебек музыка уен коралларында уйнап тамашачыны милли моңнар белән илһамландыра.

Театр тарафыннан уздырылучы чараларның дәвамы 28 апрельдә булачак. Театр бу көнне ДЦП белән авыручы балалар өчен эшләүче 4 нче номерлы интернат мәктәптә хәйрия спектакле күрсәтәчәк. Артистлар балаларга Ш.Фәрхетдиновның “Шүрәле- online ” cпектаклен алып бара!

Балалар Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятендә тасвирланган серле карурманда, кайчандыр исемнәре телдән төшмәгән ягымлы әкият каһарманнары – Камыр батыр, Шүрәле, Убырлы карчык, Су анасы һәм Дию пәрие белән таныша алачаклар. Милли әкият каһарманнары белән бергә чит илнең популяр мультфильмы геройлары – Шрек, Спайдермен һәм башкалар да бар.

Төрле тылсым һәм могҗизалар, уен-көлке һәм җыр-биюләр белән сугарылган әлеге әкият нәниләр күңелендә Туган җиргә, Туган телгә, Китапка мәхәббәт тәрбияләүдә ярдәм итәр. Шул ук вакытта балаларга Дуслык, Изгелек, Яхшылык кебек уңай төшенчәләр хакында кабат искәртер.

Тинчурин театры сайты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*