"Аулак өй" - элегрәк татар авылларында киң таралган кич утыру формасын ансамбль музыкаль кысаларга салып күрсәтә.
Дәвам »Архив за год: 2014
Татар тарихы ядкарьләре
Танылган төрек-татар тарихчысы Әкъдәс Нигъмәт Куратның рус теленә тәрҗемә ителгән тәүге хезмәте ватаны Татарстанда презентацияләнде.
Дәвам »
Казанда КВН уенының “Татар лигасы” фестивале үтәчәк
Уен Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы ярдәме белән оештырыла.
Дәвам »
Әзербәйҗандагы “Туган тел” татар мәдәнияте җәмгыяте Корбан бәйрәмен билгеләде
Бакуда эшләп килүче “Туган тел” татар мәдәнияте җәмгыяте әгъзалары Корбан бәйрәменә Татарстанның Әзербәйҗандагы даими вәкиллегенә җыелдылар. Җәмәгатькә бәйрәм вәгазе белән Әхмәдша мулла мөрәҗәгать итте, бәйрәмгә багышлап тиешле догалар укылды. Соңыннан барысы да татар милли ризыкларыннан торган бәйрәм табынына чакырылды. Иң ахырда җыелган халык татарча җырлап, биеп тә алды. Мансур Имрадов фотосы.
Дәвам »
Рязань өлкәсендә Корбан бәйрәме
Бәйрәм чарасы һәм намазы Рязаньнең Борки бистәсенә кергәндә урнашкан "Лента" гипермаркеты мәйданында үтте.
Дәвам »
Әстерхандагы татар халык театры 55 еллыгын бәйрәм итте
Әстерханның яшь тамашачылар театрында җирле татар халык театрының 55 еллыгы бәйрәме үтте. Бу коллектив өлкәнең халык мәдәнияте методик үзәге каршында эшләп килә. Кичәне театрның режиссёры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәис Җаббаров ачып җибәрде. Ул театрның тарихы, иҗади тормышы турында сөйләде. Тамашачылар хозурына татар драматургиясе классиклары әсәрләреннән өзекләр тәкъдим ителде. Т. Миңнуллинның “Йөрәк маем”, К.Тинчуринның “Казан сөлгесе”, Д.Салиховның “Кызлар тозагы” ...
Дәвам »
“Халкым минем” кунакта “Ямурза” авылында
"Халкым минем" кунакта "Ямурза" авылында
Дәвам »
Миңнеханов Казандагы милли мәгариф үзәген танытырга чакыра
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы Милли мәгариф үзәгендә булды. Әлеге үзәк республикадан читтә яшәүче татарларга да ярдәм күрәтәчәк.
Дәвам »
Үзбәкстанда – Татарстан көне
Үзбәкстанда “Үзбәкстан - гомуми йортыбыз” рамкасында татар теле, мәдәнияте һәм сәнгате һәм Татарстан көне билгеләнеп үтте.
Дәвам »
Себердә-көз
Табигатнең үзенчәлекле матурлыгын һәм шул ук вакытта иң бай, иң мул вакытларын тәшкил иткән ел хуҗабикәсе – алтын көзнең җирдә колач җәеп хөкем сөргән чагы. Энҗе таҗлары кебек җемелдәшеп торган, ара-тирә яшел чыршылар белән бизәлгән агачлар төрле төстәге күлмәк кигән яшь кызларны хәтерләтеп, җил исүенә җилфер-җилфер селкенешеп, моңсу гына яфракларын җиргә коя… Елның бу фасылы Себердә сагынып-зарыгып көтеп алына. Тайга ...
Дәвам »