tatruen
Баш бит / 2014 (страница 31)

Архив за год: 2014

Салехардта татарча дефиле узды

Салехардның округ дуслык йортында “Чайхана дуслык” исемле бәйрәм кичәсе узды. Аңа татарлар белән бергә үзбәкләр, кыргызлар һәм башка төрки халыклар вәкилләре җыелдылар. Кичәнең бизәге – татар милли-мәдәни автономиясе оештырган милли киемнәр үрнәкләрен күрсәтү булды. Бу киемнәрне Ямалдагы милли оешмалар арасында тапшырылган 300 меңлек грант акчасына булдырдылар.

Дәвам »

Красноярскиның Татышев утравында милли мәйданчык булдырачаклар

Красноярсктагы Татышев утравының көнчыгыш өлешендә махсус мәйданчык булдырылачак. Бу 2012 елда кабул ителгән утрауны төзекләндерү планында да каралган. Инде берничә ел Татышев утравының көнбатыш әлешендә милли оешмалар җәй буе бәйрәмнәрен, шул исәптән татарлар Сабантуен да үткәрәләр. Анда меңләгән кеше җыела. Хәзер махсус оештырылган,сәхнәле, трибуналарлы мәйданчык төзү турында сүз бара. Бу турыда сентябрь ахырында “Татышев парк”та киңәшмәдә сөйләштеләр.

Дәвам »