Узган шимбәдә Башкортстанда, Илеш районының Шәммәт авылында истәлекле вакыйга булды.
Анда Татарстанның халык шагыйре, якташыбыз Роберт Миңнуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган “Мин сагынам сезне, авылдашлар!” дип аталган “Шигырь һәм Җыр Сабантуе” узды. Анда Башкортстаннан һәм Татарстаннан бик күп күренекле шәхесләр катнашты. Алты сәгать буена мәйдан шау-гөр килеп торды.