Татарстан белән тыгыз хезмәттәшлек итүче һәм 250 мең татар яшәгән Казахстан бу якшәмбедә иң зур бәйрәмен билгеләп үтә. 1991 нче елда, СССР таркала башлагач, союздаш Казахстан Республикасы үзенең дәүләт бәйсезлеген игълан итте.
1991 елның 1 декабрендә Нурсолтан Назарбаев бөтенхалык тавыш бирүе нәтиҗәсендә Казахстанның Беренче президенты итеп сайлана. Шул ук елның 10 декабрендә Казахстан ССРның рәсми исеме үзгәреп, ул Казахстан Республикасы дип атала башлый.
Шул ук елның 16 декабрендә Казахстан Югары Советының VII сессиясендә илнең бәйсезлеге турында Конституция кануны кабул ителеп, аны Президент Нурсолтан Назарбаев имзалый.
Бәйсезлек көне Казахстанның иң зур бәйрәме булып санала һәм 16-17 декабрь илдә ял көннәре дип игълан ителгән.
Бәйсезлек алганнан соң Казахстан тарихында яңа чор башлана. Хәзер бу илнең социаль-икътисади һәм мәдәни үсеше бөтен дөньяга билгеле. Казахстан Республикасы Берләшкән Милләтләр Оешмасы әгъзасы, ул дөньяның 180 иле белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырган.
Россия Федерациясе белән Казахстан арасында күпьяклы хезмәттәшлек киңәя бара. Россия Президенты Владимир Путин 14 декабрьдә Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаевны илнең Бәйсезлек көне белән котлады. Ул мөһим халыкара мәсьәләләр хәл ителгәндә Казахстанның конструктив роль уйнавын ассызыклады, Россия белән бу ил арасындагы хезмәттәшлекнең уңышлы дәвам итүенә ышаныч белдерде.
Татарстан Республикасы белән Казахстан һәм аның төбәкләре арасында күпьяклы хезмәттәшлек киңәя бара. Ике арадагы еллык товар әйләнеше 700 млн.доллардан артып китә.
1997 елда Татарстаан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән Казахстанда Татарстанның тулы хокуклы вәкилчелеге ачыла. 2013 елның 5 июлендә Казанда Казахстан Республикасының Генераль Консуллыгы эшкә керешә.
2018 елның 7 декабрендә Казан ратушасында Казахстан Республикасының Генераль консуллыгы Казахстанның Беренче президенты көне уңаеннан рәсми кабул итү мәҗлесе үткәрде.
Кунаклар алдында Казахстанның Казандагы Генераль консулы Еркин Тукумов һәм Татарстанның премьер-министры урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов чыгыш ясадылар.
Күренекле дәүләт һәм мәдәният эшлеклеләре бу кичәдә казах сәнгате әсәрләре белән таныштылар. Тамашычыларга Татарстанның халык рәссамы Фиринат Халиковның Казан һәм төрки-татар тарихына багышланган нәкыш әсәрләре күрсәтелде.
16 декабрь – Казахстан Республикасының бәйсезлек көнен Татарстан һәм татар җәмәгатьчелеге зур күтәренкелек белән каршыладылар.