Әлеге видеоязма 1968 нче елда Казан кинохроника студиясендә төшерелгән фильмнан өзек. Тарихи кадрлар. Манипулятор-иллюзионист Рәмзи Гарифуллин заманында бөтен Советлар Союзына танылган фокусчы була. Ул аларны күрсәтеп кенә калмый, кызык итеп тәкъдим итә белә, кешеләрне көлдерә. Шуның белән тамашачы күңелен яулый да.