tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Инзада – Татар мәдәнияте көне
Инзада – Татар мәдәнияте көне

Инзада – Татар мәдәнияте көне

Инза шәһәренең мәдәни үсеш үзәгендә Татар теле һәм мәдәнияте көне узды.

Инза районының һәм Татар мәдәният үзәгенең иҗат коллективлары һәм солистлары милли бәйрәмдә катнашучыларны бай эчтәлекле концерт программасы белән сөендерделәр. Мәдәният үзәге хезмәткәре Алсу Әлмәтова татар хатын-кызларының баш киемен – калфак чигү буенча мастер-класс та үткәрде.

Күркәм чарада шәрәфле кунаклар – Инза районы башлыгы Евгений Мизинов, район хакимияте башлыгы Александр Макаров, татар автономиясенең район советы рәисе Наилә Нугаева, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Рифгать Әхмәдуллов һәм татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кәримә Алиуллина катнаштылар.

Бәйрәмнең тантаналы өлешендә районның мәдәният һәм халыкның ялын оештыру идарәсе башлыгы Наилә Нугаевага Бөтендөнья татар конгрессының Мактау грамотасы тапшырылды. Ә Инзаның 4нче урта мәктәбе башлангыч класслар укытучысы Наилә Ибәтуллова, “Боевое братство” иҗтимагый оешмасы әгъзасы Рафаэль Әхтәмов, районның татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы Рафаил Әмиров өлкә татар автономиясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Барлык милли-мәдәни чараларда да актив катнашучы тынгысыз йөрәкле милләттәшләребез – “Ак калфак” оешмасының район советы җитәкчесе Илүсә Коломак, оешманың совет әгъзалары Сафия Музафярова, Роза Нугаева, Рәйсә Бельхеева, Шәмсинур Кантеева, Фәридә Грунева, “Дуслык” вокаль коллективы җитәкчесе Леонид Семенов, мәктәп укучылары Әминә Бәдретдинова һәм Эвелина Буренина өлкә “Ак калфак” оешмасының Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*