tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәрендә мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар
Тубыл шәһәрендә мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар

Тубыл шәһәрендә мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар

Тубыл шәһәренең сәнгать һәм мәдәният үзәгендә узган тантаналы чарада мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. ”Кешелек дөньясында сәнгать мәңгелеккә” темага сәхнәләштерелгән күренеш белән башланган чарада бай мәдәни мирасыбызны популярлаштыруга бәяләп бетергесез өлеш кертүчеләргә Мактау кәгазьләрен, Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Төрле номинацияләрдә җиңү яулаган һәнәр ияләре арасында безнең милләттәшләребез дә бар иде. Шәһәр башлыгының Мактау грамотасына себер татар мәдәният үзәге директоры урынбасары Айгөл Муратова, шәһәр думасы Мактау грамотасына ”Речник” клубы җитәкчесе Фатыйма Мамшанова, себер татар мәдәният үзәге бухгалтеры Гөлшат Речапова, тавыш операторы Илнар Колмаметов лаеклы булдылар; Тубыл шәһәр Думасының Рәхмәт хаты белән Маһинур Тимербулатова, шәһәрнең мәдәният һәм туризм департаментының Рәхмәт хаты белән себер татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре Салават Аллояров, Юлия Кормилицина, Римма Баганаева бүләкләнде.

Күп еллар шәһәр мәдәният һәм туризм комитеты рәисе булып эшләгән Юрий Константинович Константинов(мәрхүм) исемендәге премия мәдәният юнәлешенә тугры калган, тырыш хезмәтләре белән дан казанган, тирән ихтирамга лаеклы Арангуловлар гаиләсенә бирелде. “Тубыл шәһәре мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен” махсус бүләген Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” билгесенә ия булган Зәкинә Сәфиулла кызы, Хәсән һәм Хөсәен Арангуловлар гаиләсенә тапшырдылар.

Себер татар мәдәният үзәгенең “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле җитәкчесе Роза Яхина бу бәйгенең дипломанты исеменә лаек булды. Быел иң яхшы артист исеме шәһәрнең сәнгать һәм мәдәният үзәге артисты Светлана Таланцевага бирелде.

Шәһәр башлыгы Максим Афанасьев һәм хакимият вәкилләре, шәһәр думасы депутаты рәисенең урынбасары Михаил Никитин, Ю.К.Константиновичның улы Константин Константинов тамашачыларны рухландыручы һөнәр ияләренә иҗат уңышлары, илһам, иҗади эзләнүләр, яңа казанышлар, күтәренке кәеф теләделәр.

Һөнәри бәйрәм көнен мәдәният хезмәткәрләре, сәхнә осталары, җырчылар, биючеләр тантаналы чарага ямь өстәп, гөрләтеп үткәрделәр. Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*