tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шушы төбәктән, шушы туфрактан ул
Шушы төбәктән, шушы туфрактан ул

Шушы төбәктән, шушы туфрактан ул

Һәр шәhәрнең үзенчәлекле, сәләтле, тырыш, күренекле кешеләре була.
Аларны укытучыларны белгән кебек, олысы да, кечесе дә – бар кеше дә
белә. Менә шундый кешеләрнең берсе итеп мин Киров өлкәсенең Малмыж шәhәренең  Шушма елгасы тирәсенә урнашкан йортларның берсендә, өченче бала булып, дөньяга
килгән Фарзия Габделфаяз кызы Һадиеваны атар идем.

Фарзия ханымның әтисе Габделфаяз Лотфулла улы Нолинск бистәсендә шофер
hәм Кызыл Алан бистәсендә балта остасы hөнәре алган, гомеренең  күп
вакытын балта остасы булып эшләгән, ә әнисе Халидә Габдрахман кызы
РАЙПОның унынчы номерлы  кибетендә гомер буе сатучы  булып хезмәт иткән.
Икесенең тырышлыгы белән 1968 елны биек, матур, яңа йорт салып чыгалар
hәм шул ук елның 11 августында безнең шагыйрәбез дә дөньяга килә.
Балалар бакчасына йөргәндә үк инде ул барлык  бәйрәмнәрдә чыгыш ясый,
жырлый – гомумән, бик актив  бала була.  Аны тәрбиячесе балалар
бакчасыннан музыка мәктәбенә йөртә. Ниндидер сәбәпләр аркасында Фарзия
ханым ул мәктәпкә йөрми башлый. Әле дә исемә төшсә,  музыка мәктәбенә
йөреп, ахыргача укып бетермәгәнемә үкенәм, диде.

Малмыж шәhәренең беренче урта мәктәбенә беренче сыйныфка  укырга бара. Аны  беренче укытучысы – Надежда Ильинична каршы ала. Мәктәп еллары турындагы әңгәмә вакытында  үзенең  бик күп укытучыларын искә төшерде ул. Аның
сөйләвеннән барлык укытучыларына да  бик рәхмәтле икәне аңлашылды.
Валентина Ивановна Доленко Фарзия ханымның рус теле hәм әдәбияты
укытучысы була. Аның дәресләрен әле дә ихтирам белән искә төшерә. Бу
укытучы аның тормышында зур роль уйный, чөнки безнең бүгенге героебызны
башлап йөрүчеләрдән икәнен күреп алып, аны бөтен жирдә чыгыш ясарга да,
шулай ук пионервожатый итеп тә, дружина председателе итеп тә билгели.

Мәктәптә чыккан “Чәнечке” стенгазетасына мәкаләләр яза, дүртъюллык шигырьләр иҗат итә. “Шулай ук физкультура укытучым Захаров Анатолий Георгиевич мине үз
фикеремдә нык торырга, куйган максатыма ирешергә, спортны яратырга
өйрәтте”,– диде. Спорт әле дә аның тормышында  алгы урында тора, hәр
көне гимнастикадан башлана. Бишенче сыйныфта укыганда безнең алда Равил
Минһаҗев чыгыш ясады. Менә шул чыгыш минем өчен  сәләтем ачылуга этәргеч
булмадымы икән  дип исенә төшерде. “Равилю Мингазову” дигән шигырен аңа
багышлаган. Мәктәпне бетергәч, Глазов шәhәренең Короленко исемендәге
педагогика институтына бик жиңел генә укырга керә. Анда да группаның
староста эшләре Фарзия өстенә йөкләнә.

Шулай ук институтта укыганда спорт аның иптәше була. Малмыжга эшкә Фарзия Габделфаяз кызы тормыш иптәше Рашид Мөхәммәдһади улы белән бергә кайтып төшәләр. Икесе дә югары белемле белгеч, ләкин кызганычка каршы аларга Малмыжда торырга мөмкинчелек булмый, шунлыктан икесе тәвәкәлләп Үзбәкстан якларына чыгып китәләр. Чөнки анда Рашид инде  теш врачы осталыгын күрсәткән була, тормыш
иптәшеңне алып килсәң, фатир бирәбез дигән булалар. Аларның тормышлары
Янгиабад каласында дәвам итә. Фарзия ханым балаларны укыта hәм
пионервожатый була, ә ире госпитальдә үз hөнәре буенча хезмәт итә.
Тормыш әкрен генә бара hәм 1991 ел житә. Узбәкстанда канлы сугыш еллары
башлана. Көнме ул, төнме  Рашид Мөхәммедхади улын  эшкә чакыра
башлыйлар, урамга чыгарга куркыныч була башлый. Яшь гаилә кире кайтып
Малмыжда төпләнергә мәҗбүр була. Бездә дә бик рәхәт вакытлар булмый, эш
юк, акча түләмиләр. Фарзия Габделфаяз кызы “Золотой ключик” балалар
бакчасына методист булып эшкә урнаша. Ул чакта башкарган эшләре турында
китап язарлык. Яшь белгеч, энергиясе ташып тора, бик тырыш, эшчән hәм
кешедән дә шуны таләп итә.

Фарзия ханым тырышлыгы белән балалар бакчасында татар hәм инглиз телләре түгәрәге, “школа первоклассника” эшли башлый. Укытучылар берничә сәгатькә балалар бакчасына килеп  белем бирә башлыйлар. Әкренләп шигырьләр дә  яза башлый. Мәдәният  йортында “Сандугач” ансамбле оешкач, шунда татар жырлары башкара. Күп жырларны яттан белә, үз-үзе- мә җырлап йөрергә дә яратам ди. Татарча шигырь
язарга уйлаганыгыз булмадымы дигән сорауга, мин бит рус  мәктәбендә
укыдым, минем бөтен уем рус телендә диде. Шигырьләрен рус телендә язса
да,  сөйләм теле бик матур, саф татарча сөйләшә.
Төрле темаларга язарга ярата. Күбрәк шигырьләре социаль темага
багышланган. Фарзия ханым гомер буе көрәшче, бар нәрсә өчен дә
кайгыртучы, гаделсезлекләрне авырдан кичерүче кеше. Илнең киләчәге өчен
йөрәге авыртканы, аның шигырьләреннән күренеп тора. Бик күпләребез
хәтерлидер әле Малмыждагы “Колос” кинотеатрын, “Весна” кафесын,
промкомбинатның тәмле лимонадлары, Малмыж шәhәренең тупыллары…
Боларның барысы да – Фарзия Габделфаяз кызының шигырьләрендә чагыла.
Аның инде ике иҗат китабы чыккан. Ул китаптагы шигырьләрне укый
башласаң, укып бетермичә туктап булмый. Һәрберсе шундый тирән мәгънә
белән язылган. Синең уйларыңны каян белгән диеп уйлыйсың. Бар кеше дә
аңлый торган гади телдә язылган. Кайчан илhам килә дигән соравыма да,
бер уйлап тормыйча җавабын бирде: “Кайбер шигырьләремне берәр җөмләсен язам да, берничә ай язмаган чакларым да бар. Ә менә кайберләрен бер утыруда язып ташлыйм. Икенче китабымны чыгарыр алдыннан бераз авырып алдым, шул чакта китабымны чыгарырга уйладым hәм бер-ике көндә 8 шигырь язып куйдым”, – дип искә алды. Китабының  кайсы гына битен ачса да hәр шигыренең кайчан язганын, нинди темага багышлаганын дәртле тавышы белән сөйләп бирә. Шигырь язганда башымда бер уем да калмый, шул тема турында гына  уйлыйм диде. Үзе Муса Жәлил hәм
Марина Цветаева шигырьләрен яратып укый. “Читаю Марину Цветаеву” дигән
шигырен ул аңа багышлаган. Ләкин аларның стильләренә ошатырга тырышмый,
аның шигырьләрендә үз юлы, үз моңы.

Өченче китабына да шигырьләре әзер инде, ләкин әле чыгармаган. Ул
китабын бабаена багышларга уйлый. Фарзия ханымның бабасы (әтисенен
әтисе) Лотфулла Габитов ялган чагу буенча гаепләнеп ирегеннән мәхрүм
ителгән була. Ул бер вакытта да күңеле белән бабасының гаепле икәненә
ышанмый, шул заманның корбаны икәнен аңлый. Бу уйлар аның күңеленә
тынгылык бирми. Бик күп еллар узган булса да, Фарзия ханым эзләнеп, аның
кайларда булганын, нинди мәсхәрәләр аша узганын белеп, гаепсезлеген
раслый торган документлар таба. Шул мәрhүм бабасы истәлегенә багышлап
бер утыруда “Баллада о солдате” дигән шигырь яза. Бу әсәре 2016 елда
“Сельская правда” газетасында басыла. Фарзия ханым бабасының урта  хәлле
крестьян булганын, шул ялган гаеп өчен балаларын мыскыл итеп,
үчекләгәннәрен, балаларның бик кимсетелеп үскәннәрен исенә төшереп үтте.
Әнисе ягыннан бабасы Габдрахман Гари улы Әхмәтгариев Бөек Ватан
сугышында һәлак була. Ул бабасына багышлап “Папины глаза” (“Әтием
күзләре”) шигырен иҗат иткән. Сугыш темасына багышлаган шигырьләре тагын
бар. Иске Йөрек авылының колхоз башлыгы Рашид Гафиулла улы Хәлиуллин hәм
элеккеге авыл хакимияте башлыгы Фәнил Мөдәррис улы Сәгадуллин булышлыгы
белән Бөек Ватан сугышында үлгәннәр исемлеге язылган такталар янына,
аларның да бабаларының исемнәре язылган такта куйдырган.

Фарзия ханым бу тормышта “Сөенеп яшәргә!» – дигән девиз белән яши.
Аллага шөкер, бу тормышыма бик шат. Минем юлымда гел яхшы кешеләр генә
очрап тора, ди. Барлык уңышларым өчен тормыш иптәшем Рашидка бик
рәхмәтле, аның белән бик горурланам! Рашид миңа  гел дә терәк булды,
аның киң җилкәсен мин hәрвакыт тоеп яшәдем hәм яшим,  hәр көн бу иртәгә
сөенеп уянам, исән- имин булганыма Аллаһыга рәхмәт әйтәм, ди. Боларның
барысына Фарзия ханымны Билал хәзрәт өйрәткән, ә намаз тәртибен
шәhәребезнең ихтирамлы абыстае Мәгъдүдә ападан өйрәнгән. Сыйныф
җитәкчесе Әлфия Нигамәтҗан кызы Әхмәдшина белән бик аралашып яшәдек
диде. Һәр елны миңа килеп коръән ашларын укый иде, бик тәртипле, бик
иманлы кеше иде дип аны искә алып үтте. Биш ел мәчеткә йөреп, барысына
да төшенгән, га-рәпчә укырга өйрәнгән. Балалары уңышына сөенеп яши. Улы
Марат Казан каласында яши, үзе сайлаган hөнәре буенча эшли, бик матур
итеп саксофонда уйный. Кызлары Илсия тормыш иптәше белән улларын
тәрбиялиләр, үзе бик матур җырлый, бии hәм фортепианода уйный. Улы белән
кызы аның хыялын тормышка ашырганнар, икесе дә музыка мәктәбен
бетергәннәр. Сезнең өчен бәхет нәрсә ул дигән сорауга, Фарзия Габделфаяз
кызы телефонын ачып кыска гына видео күрсәтте, оныгының көлеп, уйнап
йөргәнен. Бу мөлаем ханым барысы 500ләп шигырь иҗат иткән, ике шигырьләр
җыентыгы чыгарган, өченчесен чыгарырга әзерләнә. Пар канаты янында,
әти-әнисе, Аллага шөкер,  исән-сау, биш  туган бик тату, бик дус яшиләр.
Бер-берсенә кунакка барышып торалар, Коръән ашларын бергәләп уздыралар,
табигатькә баралар, туган нигездә очрашалар. Аларны әти-әниләре барысын
да эшләп ашарга өйрәткән. Оясында күреп үскәнне, үзләренең балаларында
да тәрбиялиләр.

Фарзия Габделфаяз кызы балалар тәрбияләүгә  17 ел гомерен багышлаган, ә
хәзер үзе балалар өчен кием hәм уенчыклар кибете тота. Бу ханымның
бакчасында гына чәчәк түгел, ә күнелендә дә чәчәк – гөл. Шундый зур
уңышларга ирешүенә карамастан, ул җыйнак кына гәү-
дәле, сөйкемле, hәрвакыт исәнләшеп кенә түгел, хәлләрне дә белешмичә
узып китмәс. А.П.Чеховның сүз-ләре бар: “Кешедә бөтен нәрсә дә матур
булырга тиеш: йөз дә, кием дә, күңел дә, фикерләр дә…” Фарзия ханым
нәкъ шундый кеше: бар яктан да килгән, уңган, саф күңелле, дөрес фикер
йөртүче шәхес. Без аның белән горурланабыз! Кечкенә генә шәhәребездә
шундый олы шагыйрәбез булганга сөенәбез. Фарзия ханымны, киләчәк
бөтендөнья шигърияте көне белән котлыйбыз, алдагы тормышында да иҗади
уңышлар телибез. Аның иҗат чишмәсе бервакытта да саекмасын. Янында
hәрчак ныклы терәге, пар канаты булсын, балаларыннан игелек күреп,
тазалыкта – саулыкта яшәргә язсын. Без аннан яңадан-яңа иҗат җимешләре
көтеп калабыз.

Кисәк генә килеп чыктым әле,
Ә аннары кире китәргә.
Ә хәзергә тормыш сорый миннән,
Матур шигырь иҗат итәргә.

Мин яшимен барлык кеше кебек,
Көләм, елыйм, тормыш көтәмен.
Яңа туган балаларга сөенәм,
Барчабызга дога кыламын.

Зөлфия ХӘМИДУЛЛИНА,

Малмыж шәhәренең А.П.Батуев исемендәге

үзәк балалар китапхәнәсе
китапханәчесе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*