tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тамашачы хөрмәтен, мәхәббәтен яулаган җырчы
Тамашачы хөрмәтен, мәхәббәтен яулаган җырчы

Тамашачы хөрмәтен, мәхәббәтен яулаган җырчы

Хәсән Митхәт улы Хучашев 20 ел- юбилейлы концертын “Яшьлегемә кайтам әле” дигән җыр белән башлады. 20 ел вакыт узып та киткән. Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгенең җырчысы Хәсән Хучашев Вагай районы Егаер авылында күп балалы гаиләдә туа, мәктәпне тәмамлап эшкә урнаша, буш вакытларында Сопра авыл клубында үткәрелгән мәдәни чараларда катнаша. 2002 нче елны клуб мөдире булып эшләүче Алсу Әткәш кызы Симонова гаиләсе белән Тубыл шәһәренә күченеп килә һәм талантлы, моңлы тавышлы якташына шәһәрнең себер татар мәдәният үзәгенә эшкә урнашырга киңәш итә. 20 ел элек Тубыл шәһәренең себер татар мәдәният үзәгендә узган беренче концертында моңлы тавышы белән җырлап тамашачыларның да, үзәк җитәкчесе Сафиулла Ильясовның(мәрхүм) күңеленә хуш килә ул. Талантларны күрә белү-сәләт икән. Хәсәнебез күп еллар сәхнәдән халкыбызның яраткан җырларын башкарып тамашачыларының мәхәббәтен, хөрмәтен яулый.

Ул үзенең җырлары белән милли бәйрәмнәребезне бизи, бәйгеләрдә катнашып гел беренче урыннарны яулый. Узган ел “Себер сандугачы” бәйгесенең Гран-при бүләгенә лаеклы булды. Хәсән Хучашевка багышлап җирле шагыйрь-шагыйрәләребез шигырьләр иҗат итәләр. Аның иҗат кичәсендә Галия Абайдуллина, Сөнгатулла Бекенин җырчыны котлап бүләкләр тапшырдылар, аңа атап язган шигырьләрен укыдылар. Тормышта да, сәхнәдә дә үзен гади һәм тыйнак тоткан җырчы ветераннар ансамбле “Яшьлеккә сәяхәт”тә дә катнаша. Юбилярны котлап ансамбльнең җитәкчесе Роза Яхина, җырчы Гөлҗиһан Закирова җылы теләкләрен юлладылар. Бәйрәм концертын ансамбль белән башкарган җырлар да бизәде. Юбилярны себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева котлап Рәхмәт хатын, бүләкләр тапшырды.

Хәсән Хучашев һәрбер чыгышы алдында дулкынланып сәхнәгә чыкты. Җырчыга махсус бүләкне Санниково авылыннан килгән шәхси эшмәкәр Шамил Шәйхулла улы Колмәмәтов “Халык хормәте” премиясен тапшырды. Шамил Шәйхулла улы тарафыннан 2020 нче елны гамәлгә куелган премия белән ул сәләтле мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләрен бүләкли. Узган елны мондый бүләккә Галия Абайдуллина лаек булган иде. Күңелләрен биреп эшләүче иҗат кешеләрен күрә белгән, хезмәтләрен хөрмәт иткән игелекле якташларыбыз барлыгына сөенеп, аларның эшләрендә уңышлар телисе кала. Сез мактанмыйча, игелекле эшегез турында күп сөйләмичә кеше күңелен күрдегез.

Юбилейлы бәйрәм концертында Хәсән Хучашев мәдәният үзәге җырчылары Динара Әпсәләмова, Зөлфия Айтбакова һәм Лариса Чәмилова белән тамашачыларының яраткан җырларын башкарды. Җырчының концертыннан яшьләр дә, өлкәннәр дә канәгать булып, аңа иҗади үсешләр, яңа үрләр яулавын теләделәр. Заманача оста алып барган Илнар Колмәмәтов бәйрәм көнцертына ямь һәм яңалык кертте.

Римма Умитбаева

Тубыл

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*