tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Язның 10 гүзәле бар

Язның 10 гүзәле бар

Югары уку йорты студентлары арасында ел саен үткәрелә торган XII Яз гүзәле 2021 матурлык һәм талант бәйгесенең финалына багышланган пресс-конференция узды.

Әлеге проект яшьләргә эстетик һәм патриотик тәрбия бирү максаты белән студентлар инициативасы ярдәмендә тормышка ашырыла. Бу масштаблы конкурс яшьләр арасында татар телен һәм аның мәдәниятын саклауга юнәлдерелгән.Казан шәһәренең 8 югары уку йортында белем алучы 10 кыз финалга үткән. Конкурс программасы 5 этаптан тора: үз-үзеңне презентацияләү, кулинария һәм интеллектуаль этаплар, милли костюм, иҗади конкурс.Җиңүче исеме 7 апрелдә билгеле була. Барлык активлыкны социаль челтәрләрдәге конкурсның рәсми битләрендә онлайн карарга мөмкин.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*