tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров “Ак калфак” укучы кызлар бәйгесендә катнашучылар белән очрашты
Данис Шакиров “Ак калфак” укучы кызлар бәйгесендә катнашучылар белән очрашты

Данис Шакиров “Ак калфак” укучы кызлар бәйгесендә катнашучылар белән очрашты

Бүген, 27нче июль көнне, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров “Ак калфак” укучы кызлар бәйгесендә катнашучылар белән очрашты.

Данис Шакиров кунакларны Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.

-Сезгә әлеге бәйгедә катнашуыгыз, милли тормыш белән кызыксынуыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм, – дип ассызыклады ул, – конкурс узып киткәч тә, бер-берегез белән, безнең белән элемтәдә булып торуыгызны телим. Бөтендөнья татар конгрессының проектларында, “Ак калфак” оешмасы уздырган чараларда катнашу – сезнең өчен милләткә хезмәт итү һәм үз-үзегезне табу юлында яхшы форсат, – дип ассызыклады Данис Шакиров.

Шулай ук кызлар Бөтендөнья татар конгрессының проектлары, “Ак клафак” оешмасы үткәреп килгән “Татар кызчыгы”, “Татар кызы” кебек бәйгеләр турында мәгълүмат адлылар. Катнашучылар өчен Бөтендөнья татар конгрессы бинасы буенча экскурсия үткәрелде, кызлар Башкарма комитетның эшчәнлеге  белән таныштылар.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*