tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Әлмира Әдиятуллинаның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша
Бөтендөнья татар конгрессы Әлмира Әдиятуллинаның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Бөтендөнья татар конгрессы Әлмира Әдиятуллинаның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Татар халкы зур югалту кичерә. Бүген, 27 июль көнне, Казанда 83 яшендә күренекле татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе, “Ярдәм” фонды хезмәткәре Әлмира Лотфулла кызы Әдиятуллина вафат булды.

Әлмира Лотфулла кызы милләтебезнең иҗтимагый тормышында һәм журналистика өлкәсендә лаеклы үз урынын булдырган шәхес иде. Ул татар телен һәм мәгарифен, тарихны, ислам динен яклап күп санлы мәкаләләр язып, мәхкәмәләрдә көрәшеп мөслимәләргә паспорт өчен яулык бәйләп фотосурәткә төшү хокукын яулап алган, нык рухлы, юл ярып йөрүче булды.

Бөтендөнья татар конгрессы Әлмира Лотфулла кызы Әдиятуллина  вафат булу сәбәпле, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Бу милләтебез өчен зур югалту. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*