tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев һәм Данис Шакиров Болгарда Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Васил Шәйхразыев һәм Данис Шакиров Болгарда Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында катнашты

Васил Шәйхразыев һәм Данис Шакиров Болгарда Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында катнашты

26 июль көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында 2022 елда Идел буе Болгары дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты. Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин үткәрде. Видеоэлемтә режимында узган чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һ.б. катнаштылар.

Очрашу нәтиҗәләре буенча Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын оештыру комитетлары Россиянең төрле төбәкләрендә төзеләчәге хәл ителде. Истәлекле көнгә багышланган чаралар планын ике атна дәвамында, финанслауны бер ай эчендә тулысынча расларга карар кылынды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*