tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанлыларны «Милләт эзләре» проектында катнашырга чакыралар
Татарстанлыларны «Милләт эзләре» проектында катнашырга чакыралар

Татарстанлыларны «Милләт эзләре» проектында катнашырга чакыралар

Проект төрле милләт кешеләренә бер-берең мәдәнияте, тарихы, ихтыяҗлары һәм карашлары турында күбрәк белергә, уртак мәнфәгатьләр табарга һәм уртак фәнни, гамәли һәм иҗади эш вакытында үзара аңлашу һәм ышаныч дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итү максатыннан оештырыла. Теләгән һәр кеше хәзер үк «Милләт эзләре» интернет-порталының тематик контенты белән тулыландыруда катнаша ала, порталда төрле халыкларның Россия тарихына һәм мәдәниятенә керткән өлеше турында мәгълүмат урнаштыра ала.

Проект кысаларында мәдәни-тарихи тикшеренүләр һәм конкурслар үткәреләчәк, туган якны өйрәнү экспедицияләре, форумнар һәм фестивальләр оештырылачак, шулай ук телевизион һәм интернет-программалар чыгачак.

«Милләт эзләре» Халыкара яшьләр мәдәни-тарихи проекты барлык теләүчеләрне «Халык эзләре», «Кешеләр эзләре», «Сугыш эзләре», «Ялкынлы йөрәкләр», «Йөрәк кушуы буенча», «Авыр минутта», «Җан кушуы буенча», «Этносларны саклаучылар», «Халык остасы»бөтенроссия конкурсларында катнашырга чакыра.

Эшләр төрле форматта кабул ителә. Катнашучылар статья, хикәя, шигырь язарга мөмкин. Шулай ук хөкемдарларга картина, скульптура, фотография кебек иҗади эшләрен тәкъдим итә алалар. Видео төшерергә мөмкин. Анда репортажлар, интервьюлар, документаль һәм нәфис фильмнар, җырлар һәм биюләр һ.б.булырга мөмкин.

Конкурсның иң актив һәм сәләтле катнашучылары «Милләт эзләре» конкурсының дөнья илчеләре булырга мөмкин.

minmol.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*