29 июль көнне, Эстәрлебашта тарихи шәхес – мәгърифәтче, дин әһеле, Уфа губернасыннан Россия империясенең 2 нче һәм 3-нче чакырылыш Дәүләт Думалары әгъзасы Мөхәмәтшакир Тукаевның һәйкәле тантаналы рәвештә ачылды.
Тантаналы чарада шәрәфле кунаклар байтак булды – Стәрлебаш районы хакимияте башлыгы Рөстәм Рахманкулов, Дәүләт дума депутаты Рәмзил Ишсарин, Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Галим Якупов, татар оешма җитәкчеләре һәм әгъзалары.
⠀
Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков һәм БТКның Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин барлык килгән кунакларга һәм һәйкәл булдыруны оештыручы Ягафәр Хисәметдинов һәм Хисәметдин Исмәгыйлевкә рәхмәтләрен белдерделәр.
⠀
Шулай ук Илгиз Илдар улы “Эстәрлебаш” татар халык театры җитәкчесе Латыпова Зөлфия Зиннәт кызын Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләде.
Баш бит / Яңалыклар / Стәрлебаш авылында Россия Дәүләт Думасы депутаты, хәйрияче һәм Стәрлебаш мәдрәсәсенә нигез салучы Мөхәммәтшакир Тукаевка һәйкәл ачылды