29нчы июль көнне Тәтеш районында “Ак калфак” татар хатын–кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узды. Бирегә “Ак калфак” татар хатын–кызлары иҗтимагый оешмасы җиткәчесе Кадрия Идрисова килде.
Кунакларны җирле “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова каршы алды һәм Тәтеш районының тарихи урыннары белән таныштырды. Шулай ук Кадрия Идрисова Тәтеш районы башлыгы урынбасары Евгений Курков белән очрашты.
Тәтеш районының Бакырчы авылы мәдәният йортында җирле “Ак калфак” оешмасы вәкилләре белән очрашу узды, аларның эшчәнлешенә нәтиҗә ясалды һәм бүләкләр тапшырылды.
Шулай ук биредә Бакырчы авыл җирлеге башлыгы Илдар Шәмсетдинов чыгыш ясап, яңа гына эшли башлаган фитнес залны күрсәтте, мәктәп бинасының яңартылуы һәм аның яңа уку елына әзер булуын әйтте.
Башкаладан килгән кунаклар балыкчылык музееның тарихын барладылар, районның туган якны өйрәнү музее директоры Наталья Понедельникова музей белән мавыктыргыч итеп таныштырды. Шулай ук Кадрия Рәес кызы театральләштерелгән “Килен төшү” йоласын югары бәяләде.