tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән…”
“Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән…”

“Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән…”

Уфа университетының Стәрлетамак филиалы һәм БТК Стәрлетамак бүлекчәсе “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән…” Республика сәнгатьле уку конкурсының зона этаплары башланды. 7 февраль көнне Бәләбәй төбәге буенча ярыш Бәләбәй татар гимназиясендә булып узды. Бүген, 10 февраль, Стәрлебаш төбәге буенча Стәрлебашның 2 санлы мәктәбендә үтте. Иртәгә сайлап алу этабының чираттагы бәйгесе Авыргазы районы Толбазы Лицеенда булачак. Ә инде 14 февраль көнне Күмертау шәһәрендә үткәрү планлаштырыла. Анда да ярыш бәйге булып кына түгел, ә төбәктә шигърият бәйрәме булыр дип ышанабыз!
Конкурсның йомгаклау этабы 20 февраль көнне Уфа университетының Стәрлетамак филиалында булачак.

Башкортстан татарлары конгрессы Стәрлетамак шәһәре бүлекчә җитәкчесе, татар һәм чуваш филологиясе кафедра мөдире Мансуров Илсур Салихҗан улы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*