tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында түгәрәк өстәл һәм татар тарихы буенча басылып чыккан китапларны тәкъдим итү кичәсе узды
Бөтендөнья татар конгрессында түгәрәк өстәл һәм татар тарихы буенча басылып чыккан китапларны тәкъдим итү кичәсе узды

Бөтендөнья татар конгрессында түгәрәк өстәл һәм татар тарихы буенча басылып чыккан китапларны тәкъдим итү кичәсе узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында “Пермь шәһәре һәм Пермь крае һәм Кемерово өлкәсе татар галимнәренең Уралда һәм Кузбасста тау казу һәм тау сәнәгате тарихын өйрәнүдәге роле һәм татар шахтерларының Россия төбәкләренең социаль-икътисади тормышына керткән өлеше” исемле түгәрәк өстәл һәм “Шахтерлар – хезмәт гвардиясе”, “Татарлар-шахтерлар. Тау эше осталары” китабы, “Пермь тарихы – татар халкының шәһәрнең формалашуына һәм үсешенә керткән өлеше, тау-руда сәнәгатен һәм тау-завод эшен үзләштер” җыентыгы һәм татар тарихы буенча Пермь һәм Кемерово шәһәрләрендә басылып чыккан башка басмалар презентациясе узды.

Сәламләү сүзе белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров чыгыш ясады.

– Биредә милләтебез язмышына битараф булмаган кешеләр җыелган. 2 ел элек без Кузбасста Халыкара шахтерлар Сабан туен үткәрә башладык. Күмер хезмәтендә булучы татар шахтерлары турында фәнни нигездә һәм тарихи яссылыкта өйрәнелгән китап бармы? Хезмәтләр бар, әмма без аларны китап итеп чыгарырга теләдек. Пермь шәһәре татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе, Техник фәннәр докторы, Профессор, Россия Федерациясенең Атказанган шахтеры, Россия Федерациясенең Атказанган инженеры татар шахтерлары турында әлеге китапларны бастырды, – диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе, Татарстан республикасы татар төбәкчеләре оешмасы рәисе, профессор  Альберт Борханов мондый китаплар язуның мөһимлеген билгеләп үтте:

– Бүген бик күп галимнәр җыелды. Без, татар төбәкчеләре, 2015 нче елдан бирле Бөтендөнья татар конгрессы карамагында төрле юнәлештә эш алып барабыз. Безнең ата-бабаларыбыз җир байлыгын эзләү белән электән шөгыльләнгәннәр. Шуңа күрә әлеге хезмәтләр бик зур урынны алып тора. Бүген килгән һәрбер кешегә зур рәхмәтемне җиткерәм, – диде ул.

“Татарлар – шахтерлар. Тау эше осталары” китабы авторы Данир Закиров хезмәтендә тау эше үсешенә татарлар керткән өлешне чагылдырырга тырышуы хакында сөйләде һәм китапны бастыруда ярдәм иткән барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.

Чарада Казан шәһәренең югары уку йортлары һәм фәнни үзәкләре галимнәре, туган якны өйрәнү һәм татар иҗтимагый оешмалары активистлары, хезмәт ветераннары, ТР районнары, РФнең башка төбәкләре иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары вәкилләре катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*