tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Орденлы авылдашлар
Орденлы авылдашлар

Орденлы авылдашлар

Өлкә Диния нәзарәтенең 30 һәм Хөсәин Фәезхановның 200 еллыгы уңаеннан Нижгар ярминкәсенең Герблы залын­да үткән тантаналы кичәдә Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин авылдашлар Рамил Абдуллин белән Халит Сафинны югары гражданлык позицияләре, Түбән Новгород өлкәсендә мөселман өммәтен ныгытуда һәм үстерүдәге казаныш­лары, күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Россия мөселманнарының иң югары бүләге – “Аль-Фахр” Хөрмәт ордены белән бүләкләде.

Рамил Абдулгани һәм Халит Мостафа уллары моңа, һичшиксез, лаек, чөнки аларның озын-озак еллар дәвамында динебез, мәдәниятебез, теле­без үсешенә куйган эчкерсез ярдәмнәре санап бетергесез. Шул ук вакытта алар туган авылла­рын, газиз авылдашларын да онытып куймый, кече ватаннарына да гел ярдәмнәре белән генә – Бозлауда, аның территориаль бүлегенә кергән авылларда нинди генә чара, бәйрәм оештырыл­са да, аларның нигезендә шушы Хөрмәт ордены йөртүчеләрнең фидакарь булышлыгы ята. Алар үзләре тыйнак, сабыр холыклы кешеләр, кыл­ган изге гамәлләре, хәйрия акцияләре белән бер дә мактанып йөрмәс. Хәер, ул меценат эшмәкәрләрнең милләтебез, халкыбыз файда­сына куйган игелекле хезмәтләрен иҗтимагый һәм дини оешма җитәкчеләре, авыл, округ, өлкә түрәләре күрә һәм тиешлечә югары бәяли.

Ә Рамил белән Халит әфәнделәрне бер авылдан булу, хәләл табышларын халкыбыз ихтыяҗына бүлү генә берләштерми, алар эшмәкәрлекләрен дә бер юнәлештә алып бара – Рамил Түбән Нов­городта пассажирлар йөртү белән шөгыльләнсә, Халит шундый ук хезмәтне Дзержинск шәһәрендә күрсәтә. Аларны бәйләгән тагын бер уртаклык – Ха­лит хәләл җефетенең туган нигезе Тукайга тәмле чәй суын ерак кырдан авыл уртасына төшергән булса, Рамил, киресенчә, тау астыннан саф чишмә суын Бозлауның үзәк урамына мендерде. Шуңа аларны икесен бергә һәм бер дәрәҗәдәге бүләкләр белән бүләкләү үзенә күрә бер күркәм традициягә әверелде инде һәм без моның белән чын-чынлап килешәбез.

Олег ХӨСӘИНОВ.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*