tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Онытылмас очрашулар
Онытылмас очрашулар

Онытылмас очрашулар

Тубыл шәһәрендә яшәүче ветеран укытучылар укучылары белән очрашып, аралашып яшиләр. Ветеран укытучы, РФ мәгариф отличнигы Рауза Садыйкова август аенда 82 яшен каршы алды. 40 елга якын педагогик хезмәт стажы булган ветеран укытучы Рауза апа: «Кеше гомерендә онытылмаслык хатирәләр күп була икән. Сатылган мәктәбен тәмамлап, Тубыл пединститутының рус-татар бүлегендә укыган елларны Хуҗайлан мәктәбендә тәҗрибә тупладык.

Ул елларны мәктәп директоры Якуб Зәнкиев иде. Укытучылар коллективын, укучыларны яхшы хәтерлим. Хуҗайлан мәктәбендә практикада булган елларны яшь укытучылар, укучылар белән бергә көзге уңышны җыюда катнаштык, тәрбияви темаларга төрле чаралар үткәрә идек. Мәктәптә тирән белемле, көчле, милләт җанлы укытучылар коллективы эшләде. Авыл мәктәпләрендә балалар бакча эшендә катнаштылар. Күз алдында ихлас күңелле, хезмәт сөючән, аралашучан укучылар. Ул елларны мәктәптә укыган күпчелек укучыларыбыз белән әле аралар өзелми. Бер өлкәдә яшәсәк тә, кызганычка, сирәк очрашабыз», – дип хатирәләрен яңартты ул.

Ветеран укытучының укучылары да инде лаеклы ялда. Алар тормышта үз юлларын тапкан, авырлыкларга, сынауларга бирешмәгәннәр. Бүгенге көндә Бәек авылында яшәүче хезмәт ветераны Флора апа Апсатаровага 78 яшь тула. Ул мәктәптә укыган елларын искә алды: «Гомер уза да китә икән. 1957-1960 елларны Хуҗайлан мәктәбендә укыган еллар онытылмый. Безнең буын тырышып-тырмашып укыдык. Мәктәп безгә беренче тормыш дәресләрен бирде, мәктәптә эшкә өйрәнеп үстек. Укытучылар белән бергә фермада, бакча эшләрендә, утын әзерләүдә дә булышлык күрсәтә идек. Мәктәпкә практикага килгән яшь укытучыларның укучыларга мөнәсәбәтләре бик җылы булды. Хуҗайлан мәктәбендә тәҗрибәле укытучылар укыткан фәннәреннән төпле белем бирделәр. Мәктәпкә рус теле, татар теле һәм әдәбият фәннәреннән практикага килгән Рауза апа укучыларына йомшак күңелле булды. Укучылар яшь укытучылар янында булырга, белмәгәнне алардан сорарга тырыштык. Гомер юлымда андый онытылмас мизгелләр күп булды. Хуҗайлан мәктәбен тәмамлап, Тубылның 15 нче мәктәбендә укыдым. Асия апа Шәипова, Рәйханә апа Алимова (мәрхүмә), Сәкинә апа Абайдуллинаны яхшы хәтерлим. Шәһәргә килгәч, Рауза апа Садыйкова белән очраша идек. Ачык йөзле, балаларга күңел җылысын кызганмаган укытучылыр һаман да истә. Ходай аларга озын гомер, нык сәламәтлек бирсен», – дип сөйләде.

Күңелләрдә онытылмаслык якты хисләр калдырган очрашуда укытучы һәм укучысы яшьлек елларын искә алдылар. Күп еллар узса да, икесе дә көчле рухлы, кешелекле, ярдәмчел, олы җанлы булып калганнар. Сезгә киләчәктә дә тормыштан ямь табып, аралашып, хәлләр белешеп яшәргә язсын.

Римма УМИТБАЕВА.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*