Төмән өлкәсе Аромаш районының Көсәйкүл авылы шифалы сулы елга-күлләргә, ак каеннар үскән җиләкле урманнарга, яшел аланнарга бай авыл. Авылның искитмәле гүзәл табигате һәм монда яшәгән якташларыбыз турында сокланып, горурланып сөйли алабыз. Гаиләсендә тормыш тоткасы булган, тырыш, эчкерсез, ихлас күңелле Зәгыйфә әби Сөнгатуллина сәламәтлеге бик яхшыдан булмаса да, Яңа елны күтәренке кәеф белән каршы алды. Аның күңеле кешеләргә карата изгелек, яхшы теләкләр белән тулы. Өендәге бәйрәм чыршысын быел үзе бизәп, теләкләрен бала-оныкларына, якыннарына теләп, кергән һәр кунакны җылы каршы алган күршебез Зәгыйфә әбигә авылга кайткан саен кереп чыгарга тырышам. Аның турында күңелемдә гел матур хатирәләр генә. 88 яшенә карамастан, ул намаз укый, Коръән аятьләрен яттан белә. Сугыш чорына туры килгән балачак еллары, авыр хезмәттә узган яшьлеге һәм тормыш юлы турында ул зарланмыйча сөйли.
– Әтием Җамалетдин Шәйхетдинов 1939-1940 нчы еллардагы фин сугышында катнаша. Аның авылга Ишимнан беренче булып тракторда кайтканы да исемдә. Авыл балалары белән аны ялан аяк йөгереп каршы алдык. Әтием мине янына утыртып, авылны тракторда әйләнеп чыктык. Бөек Ватан сугышы башланганда, без Вагай районында идек. Ул вакытта миңа 5 яшь, энем Нуретдингә 15 көн генә иде. Әтиебезне һәм башка сугышка китүчеләрне пароходка кадәр озатып баруларыбыз исемдә. 1943 нче елның март аенда «Хәбәрсез югалды» дигән хат алдык. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда гаиләбез белән Боровое, Голышманово поселокларында яшәдек. Әнием агач эшендә эшләде. Без хәлебезчә әниебезгә ярдәм итә идек. Авыр сугыш елларны безгә әтиемнең әти-әнисе Шәйхетдин бабам белән Фәхерниса әбием зур булышлык күрсәттеләр. Авырлыкларны җиңеп көн күрергә безгә җиңелрәк булды. 1954 нче елны туган авылыбыз Көсәйкүлгә кайтып яши башладык. 18 яшемдә авылда Зиннәтулла Сөнгатуллин белән гаилә кордык, тормыш иптәшем белән 40 ел яшәдек, 5 бала үстердек, – дип хатирәләре белән уртаклашты.
Зәгыйфә Җамалетдин кызы колхозда, аннары совхозда сыер савучы булып 33 ел эшли. Мактау хатларына лаек булган хезмәт ветераны берничә мәртәбә авыл советы депутаты итеп сайлана.
Сөнгатуллиннарның үз хуҗалыкларында да өчәр сыер, 3-4 бозау, сарык-кәҗәләр, каз-үрдәкләр, тавыклар азбар тулы була. Бакчада яшелчә, бәрәңге утырту гореф-гадәткә керә. Авылда яшәүчеләр бәрәңгене күпләп утырталар, уңыш җыяр чакны Сөнгатуллиннар 2-3 машина бәрәңге сатып, акча эшлиләр. Ул елларны искә алып Зәгыйфә әби: «Фермада сыерларны өч мәртәбә сава идек. Иртә белән сәгать 5тә фермага юнәләбез, авылдагы ирләр атлар җигеп, тракторларын гөрләтеп совхоз кырларына эшкә чыгалар. Сәгать көндезге 1-2дә төшке савымга ашыгабыз. Совхозда эшләүчеләргә әле план бирелә, 10-15 центнер печән әзерләп тапшырырга кирәк. Ул норманы үтәмәсәң, үзебезгә дип чапкан печәнне алып китәләр иде. Шундый вакытларны да кичердек. Фермада сөтләрнең чисталыгын тикшерәләр. Бер вакытны да битем кызармады. Сауган сөтем һәрвакыт чиста чыга иде. Кичке савымга барганда капчыклы комбиазыкны сыерларга үзебез тарата идек. Өйгә 2-3 сәгатькә кайткан вакытта йорт эшләрен дә башкарып өлгерә идек», – дип сүзен дәвам итте.
5 баланы тәрбияләп үстерү, киендерү, укыту җиңел булмагандыр. Зәгыйфә Җамалетдин кызы утырып ял итүне белмәгән кеше. Буш вакытларында балаларга оекбашлар, биялиләр, җылы свитерлар бәйләгән. Ул 38 ел инде лаеклы ялда. Әле узган ел гына бакчадагы чәчәкләренә су сибеп, утау утап йөри иде. Бүгенге көндә дә өйдәге эшләрне ул үзе башкарырга тырыша. Сөнгатуллиннарның үстергән балалары да ихтирамлы, намуслы булулары белән якташларының хөрмәтен казандылар. Өлкән кызлары Зәнфирә Көсәйкүл мәктәбендә күп еллар башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Югары белемле белгеч, мәгариф отличнигы әле бүген дә сафта. Уллары Зөфәр туган авылында әнисенә ярдәмләшеп тора. Әлфирә, Манап гаиләләре белән Петропавловск шәһәрендә яшиләр. Кече кызлары Зилә укытучы һөнәренә укып чыгып, тормыш иптәше белән Нефтеюганск шәһәрендә гомер итәләр. Әбиләрен 7 оныгы, 5 оныкчыгы да яраталар.
Сугыш һәм сугыштан соң авыр еллар газабын үз иңендә кичергән, хезмәт юлын намус белән үтәгән Зәгыйфә апа авырлыкларга бирешмәгән, бүгенге тормышыннан канәгать. Ул ачык йөзле, яхшы күңелле, тормыш яратучан кеше. «Аллаһы авыру-сызлаулар бирмәсен, дөньялар тыныч булсын. Һәр аткан таңга сөенеп, изге гамәлләр кылып, мохтаҗларга хәлебезчә ярдәм итеп яшик. Авылыбызда яшәгән игътибарлы, үз эшләрен яратып эшләгән фельдшерларыбыз Альбина Хәмидуллинага, Мәшүдә Вахитовага рәхмәтлемен. Кирәк чакта өйгә килеп уколлар куялар, киңәшләр биреп, өлкәннәрнең күңелләрен күтәрәләр. Пенсиябез җитәрлек. Барчасына риза», – дигән теләкләрен теләп калды тыл ветераны.
Римма УМИТБАЕВА
Чыганак: “Яңарыш” газетасы