tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Бөтенсебер милли бердәмлек форумының пленар утырышында катнаша
Васил Шәйхразыев Бөтенсебер милли бердәмлек форумының пленар утырышында катнаша

Васил Шәйхразыев Бөтенсебер милли бердәмлек форумының пленар утырышында катнаша

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кемерово өлкәсендә. Биредә ул Бөтенсебер милли бердәмлек форумының пленар утырышында катнаша.

Шулай ук утырышта Кузбасс губернаторы Сергей Цивилев,РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары, милләтара мөнәсәбәтләр советы президиумы рәисе Магомедсалам Магомедов, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов катнаша.

Форум Себер Федераль округыннан, Татарстан һәм Якутиядән 3,5 меңнән артык делегат җыйды. Ул РФ Президенты Администрациясе, Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм РФ Президентының Себер федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ярдәме белән үткәрелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*