tatruen
Баш бит / «Татар теле дәресенең методик эшләнмәләре» Бөтенроссия бәйгесе
«Татар теле дәресенең методик эшләнмәләре» Бөтенроссия бәйгесе

«Татар теле дәресенең методик эшләнмәләре» Бөтенроссия бәйгесе

2024 елның 1 апреленнән 18 маена кадәр Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә Россия Федерациясендә Гаилә елына һәм Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы игълан иткән Шәхесләр елына багышланган «Татар теле дәресенең методик эшләнмәләре» Бөтенроссия бәйгесе уздырыла.

Бәйгенең төп максатлары: укытучыларның иҗади эшчәнлеген һәм һөнәри осталыгын үстерү, белем бирүнең сыйфатын күтәрү, мәгарифтә компетентлы якын килү принципларын тормышка ашыру, дәресләрне оештыру һәм үткәрүнең инновацион методикаларын булдыруда педагогларның активлыгын стимуллаштыру, үсеп килүче буында гаилә кыйммәтләрен формалаштыру.

Бәйгедә укытучылар һәм тәрбиячеләр катнаша ала. Катнашу бушлай. Җиңүчеләр һәм лауреатлар Конгресс дипломнары һәм акчалата призлар белән бүләкләнәләр. Җиңүчеләр исемлегенә кермәгән конкурсантларга катнашучы сертификаты тапшырыла.

Гаризалар һәм бәйге материалларына сылтамалар агымдагы елның 16 апреленә кадәр [email protected] электрон адресына кабул ителә.

Тулы мәгълүмат бәйгенең нигезләмәсендә:

«Татар теле дәресенең методик эшләнмәләре»
Бөтенроссия бәйгесе нәтиҗәләре

Оештыру комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән килгән барлыгы 90 гариза кабул ителде.

Бәйгедә Татарстанның Азнакай, Арча, Бөгелмә, Актаныш, Кукмара, Яшел Үзән, Алабуга районнары, Казан, Яр Чаллы шәһәрләре һәм Башкортстан Республикасы, Әстерхан, Свердловск, Самара, Ульян, Түбән Новгород, Киров өлкәләре, Красноярск крае белем бирү оешмалары укытучылары һәм тәрбиячеләре актив катнашты.

Компетентлы жюри әгъзалары бәйгенең җиңүчеләрен билгеләде:

Регион/ район Катнашучы Катнашучы Урын
1 Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Вәлиева Гүзәлия Фатыйх кызы 1
2 Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Габдрахманова Гөлниса Вагыйз кызы 2
3 Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Гыйльфанова Рәзинә Нургаян кызы 3
4 Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Саттарова Әнисә Рәфыйк кызы Гайсина Раушания Гайфетдин кызы Лауреат
5 Татарстан Республикасы Кукмара шәһәре Хәсәнова Римма Камил кызы Лауреат
6 Татарстан Республикасы Казан шәһәре Хәмидуллина Эльвира Илмас кызы Хөснетдинова Раилә Нуретдин кызы Лауреат
Регион/ район Катнашучы Катнашучы Урын
1 Башкортстан Республикасы Нефтекамск шәһәре Нуриәхмәтова Рәзинә Миргалим кызы Мусина Гөлназ Рәүф кызы 1
2 Свердловск өлкәсе Ахунова Светлана Марс кызы 2
3 Свердловск өлкәсе Бархаева Резеда Рамазан кызы 3
4 Башкортстан Республикасы Нуриман районы Гыйльманова Миләүшә Әмир кызы Лауреат
5 Түбән Новгород өлкәсе Сергач округы Җиһаншина Гөлнур Фатыйх кызы Лауреат
6 Ульяновск өлкәсе Иске Кулатка районы Юмангулова Зөлфия Гадельша кызы Лауреат

 

Җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз!

*Дипломнар һәм катнашучы сертификатлары электрон почта адресларына агымдагы елның 5 июнь көненә кадәр җибәреләчәк.